Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстан депутатлары белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстан Олы Мәҗлесенең Закон чыгаручылар палатсы депутатлары белән очрашты. Инновацияле үсеш, мәгълүмати сәясәт һәм технологияләр комитеты рәисе Илхом Абдуллаев җитәчлегендә килгән делегация Казанда Россия Дәүләт Думасының Үзбәкстан парламенты белән элемтәләр буенча депутатлар төркеме белән Үзбәкстан Олы Мәҗлесенең Закон чыгаручылар палатсының парламентара төркеменең уртак утырышында катнаша.

Фәрит Мөхәммәтшин кунакларга Дәүләт Советының эшчәнлеге, Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлеге кысаларында Татарстанның нинди өлеш кертүе турында сөйләде. Ике республика арасында белем бирү юнәлешендә хезмәттәшлек мәсьәләсенә аерым тукталды. Татарстанга чит илдән килгән студентлар арасында сан ягыннан Үзбәкстан яшьләре икенче урында. Республикада 9 меңнән артык Үзбәкстан кешесе яши. Үзбәкстанда исә 300 меңнән артык татар кешесе гомер кичерә.

“Без Татарстанны игътибар белән күзәтәбез һәм Россия составындагы субъект буларак ирешкән уңышларыгыз белән горурланабыз. Сез халыкның мәшгульлеген, җитештерүдә, икътисадта, авыл хуҗалыгында һәм башка өлкәләрдә югары үсеш темпын тәэмин итә торган инновацион үзәк һәм төбәкләрнең берсе. Болар барысы да сезнең халыкның тормыш дәрәҗәсендә уңай чагылыш таба”, – дип сөйләде Илхом Абдуллаев. Ул шулай ук республика җитәкчелегенә Татарстанда яшәүче үзбәк кешеләренә зур игътибар һәм ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Безне Татарстан халкы белән бер дин генә түгел, ә мәдәният, мәгариф һәм башка бик күп нәрсәләр бәйли. Безгә якташларыбызның Татарстанда ничек яшәвен белү бик мөһим”, – диде ул.


Фикер өстәү