«Созвездие-Йолдызлык» арт–резиденциясендә янгын чыккан

Казанның Гладилов урамында урнашкан «Созвездие-Йолдызлык» арт–резиденциясендә янгын чыккан. Ут чормадан ут түбәгә күчкән, 80гә якын кеше мөстәкыйль эвакуацияләнгән.

Бина эчендәге бөтен кеше дә чыгарылган, хәзерге вакытта янгынны сүндерәләр.

Сүз Алафузов театры бинасы турында бара,  ул республика әһәмиятендәге тарихи-архитектура һәйкәле булып тора. Бина капиталь ремонттан соң 2020 елның августында ачылган иде.

Хәзер янгынның сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү