Яңа уку елында Татарстанда дәүләтнеке булмаган 3 югары уку йортына 217 бюджет урыны бирелә

Яңа уку елында Татарстанда дәүләтнеке булмаган 3 вузга 217 бюджет урыны бирелә. Шулай итеп, “ТИСБИ” һәм “Иннополис” университетлары – 82шәр, Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты – 53 бюджет урыны алачак.

2022/2023 уку елында Татарстанның барлык югары уку йортларында 20 788 егет-кыз Россия һәм республика бюджетлары хисабына бушлай укыячак. Шуның 70 проценты республиканың 3 зур вузына – КФУ, Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетына һәм КНИТУ-КАИга туры килә.

Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белдергәнчә, вузларга керү кампаниясе 20 июньнән дә соңга калмыйча башланырга тиеш. “Быел мәктәпне тәмамлаучыларның 64 проценттан артыграгы бюджет урыннарына керә алачак. Инженерлык белгечлекләренә өстенлек бирелә. Сентябрь аеннан бу юнәлешләр буенча 245 мең чамасы егет-кыз белем эсти башлаячак”, – дигән ул.


Фикер өстәү