Бүген Олег Газманов «Казан» гаилә үзәге янында чыгыш ясый

 Бүген Олег Газманов Казанда Россия көненә багышланган бушлай концерт куячак. Концертка теләге булган һәркем килә ала, ул 19:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында башлана. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Сәхнәдә шулай ук татар җырчысы Марат Яруллин, республика иҗат коллективлары һәм артистлары чыгыш ясаячак.

Искәртеп узабыз, бүген С.Хәким урамында 12:00 дән транспорт хәрәкәте чикләнгән. Декабристлар урамыннан алып Әпсәләмов урамына кадәр участок 23:00 гә кадәр ябык. Автомобильчеләрдән үз маршрутын алдан планлаштыруны сорыйлар.


Фикер өстәү