Бүген Хөкүмәт йортында Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәренә багышланган брифинг узды. Сезнең игътибарга әлеге бәйрәмнәрнең уздырылу вакытын һәм урынын тәкъдим итәбез.
18-19 июнь – Казан Сабан туе;
25 июнь – Тәтеш районының Килдеш авылында мордва (мукшы) мәдәниятенең Валда шинясь бәйрәме;
2 июль – Баулы районының Покровский-Урыстамак авылында удмурт мәдәниятенең Гырон быдтон бәйрәме;
8 июль – Яшел Үзәндә славян мәдәниятенең Иван Купала бәйрәме;
10 июль – Әлки районының Сиктерме-Хузангай авылында чуваш мәдәниятенең Уяв бәйрәме;
16 июль – Мамадыш районының Җөри авылында керәшен мәдәниятенең Питрау бәйрәме;
19 июль – Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында мордва (эрзя) мәдәниятенең Балтай бәйрәме.