Ятим балалар өчен “Белое крыло” Бөтенроссия хәйрия иҗат бәйгесендә катнашуга заявкалар кабул ителә башлаган

“Белое крыло” Бөтенроссия хәйрия иҗат бәйге-фестиваленә заявкалар кабул ителә башлаган. Фестивальне мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге коммерциясез оешма – “Талантливые люди” оештырган.

“Белое крыло” хәйрия проектының максаты – Россиядә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә талантлы балалар һәм үсмерләрне ачыклау, аларга ярдәм итү. Проектның үзенчәлеге ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның талантларын үстерү өчен социаль online платформа булдырудан гыйбарәт. Шулай итеп, балалар үзләренең иҗади талантын бөтен илгә һәм Россия актерларына, фотографлар, музыкант һәм рәссамнарга күрсәтү мөмкинлеге алачак. Алар online-мастер классларда катнашып, иң яхшы укытучылар белән үзләренең күнекмәләрен үстерәчәк. Балалар йортларында, интернат-мәктәпләр һәм махсус учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр фестивальдә бушлай катнаша.

“Белая крыло” бәйге-фестиваленә Россиядән, шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан өч яшь категориясендәге: 3-7, 8-15, 16-19 яшьлек балалар чакырыла.

Бәйгедә, аерым алганда, “Актерлык осталыгы”, “Шигырь язу”, “Сынлы сәнгать”, “Фотосәнгать”, “Иң яшь башкаручы”, “Яшь язучы” номинацияләре күздә тотылган.

Балалар иҗат бәйгесе-фестивалендә катнашуга заявкалар 1 майдан 2023 елның 1 мартына кадәр белоекрыло.дети и beloekrylo.ru сайтында кабул ителә.


Фикер өстәү