Олег Рыбалкин: “Йөгерә башлагач, 30 кг авырлыгымны югалттым”

Кайбер темалар юлыбызга үзләре килеп чыга. Олег Рыбалкин белән танышуыбыз да әнә шулай очраклы рәвештә генә булды. Минзәлә районының Урыс авылы янында очраттык без аны. Иртәнге якларда спорт киеме киеп, йөгерергә чыккан кешене авылда еш очратып булмый бит. Шуңа күрә башта машинабыз белән чыжлап узып киттек тә, кире әйләнеп килеп, танышырга булдык.

Кире борылуыбыз юкка булмаган, чөнки Олег Рыбалкин, чыннан да, кызыклы кеше булып чыкты. Сигез ел элек Чаллыдан Урыс авылына күченеп кайткан ир-ат ике ел элек спорт белән шөгыльләнә башлаган. Бигрәк тә йөгерүне үз иткән.

– Авылның чиста һавасын үз иттек. Үзем һөнәрчелек белән шөгыльләнәм. Шәһәрдән авылга күченеп кайтканда тезләрем, аркам бик авырта иде. Ике ел элек йөгерү белән кызыксына башладым. Шуннан бирле көнаралаш ун километр йөгерәм. Ярышларда 20 км араларга да чыкканым бар, – ди ул.
Олег Рыбалкинның спорт белән мавыгуы турникеттан башланган.

– Мәктәп ишегалдына шөгыльләнергә чыга идем. Туңмас өчен, йөгергәли башладым. Тик ул чакларда 400 метр йөгерү дә бик авырдан бирелде. Көч-хәл белән чаба идем, чөнки ул вакытта начар гадәтем – тәмәке тартуым да бар иде. Спорт белән шөгыльләнә башлагач, 30 ел ташлый алмаган тәмәкене бер айда ташладым. Мин, гомумән, йөгерүне бервакытта та үз итмәдем, ә хәзер бик яратам. Әле быел велосипед та алып җибәрдем. Шоссе велосипедында кайбер көннәрдә 90 км йөрелә. Триатлонга әзерләнәм. Дөрес, миңа аңа кадәр ерак әле. Ләкин мин тырышам.

Яңа танышыбыз әйтүенчә, иң куандырганы: ике ел эчендә 30 кг авырлыгын югалту булган. Спорт белән шөгыльләнә башлаганда гәүдә авырлыгы 96-100 кг авырлыкка җиткән булса, хәзер 186 см буена 70 кг туры килә.

– Мин диета тотмыйм, калорияләр исәпләмим. Бары тик ризыкларны азрак күләмдә генә ашыйм һәм рационнан камыр, баллы ризыклар, ысланган колбасаларны алдым. Йөгерү генә мондый ук нәтиҗә бирмәс иде, ябыгуга барысының да өлеше булды, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү