Кырымда кабартылган матраста диңгездә йөзеп киткән балаларны эзләү дәвам итә

Кырымда кабартылган матраста ачык диңгездә йөзеп киткән балаларны өченче тәүлек эзлиләр. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

Билгеле булганча, әлеге фаҗига 12 июньдә килеп чыккан. 4 яшьлек малай белән 5 яшьлек кыз кабартылган матраста йөзгән була. Җил исә аларны ачык диңгезгә алып кереп китә. Балалар үлеме буенча җинаять эше кузгатыла.

– Кырым коткаручылары әле дә булса балаларны эзли. Әлеге вакытта 5 кв метр акватория һәм 6 км ярбуе линиясе тикшерелде, – дип хәбәр итә Кырымның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Балаларны эзләүдә 32 кеше һәм 8 техника катнаша.


Фикер өстәү