Печәннең калынайганын көтмәгез

Быелгы гадәти булмаган яз кырдагыларны шактый хафага салды: күп эшләр соңга калды. Кайбер елларда безнең Балтач районы хуҗалыклары май азагында печәнгә төшә иде. Ә быел әле ул чакта күпьеллык үлән басулары тап-такыр диярлек торды. Әмма табигатьнең көче гаҗәеп: алдагы көннәрдә булган җылы яңгырлар үлән-печәннәрне колагыннан тартып үстергәндәй үстерде. Шулай итеп, елдагы вакытка – Сабантуйга печән басулары өлгереп тә җитте.

Әле бәйрәмнәр үтмичә, печәнгә керешеп булмас дигән сала халкы да печән җирләрен күреп, тел шартлатты: быелгы печән гади чалгы, моточалгы белән  җиңел генә чабып алмаслык булып, каерылып уңган. Кайбер басуларда әле гади чапкычлы тракторларның гына да көче җитәрлек түгел, роторлы чапкычлардан башка ерып чыгам димә. Соңгы көчле яңгырлар аларның бер өлешен егып та чабучыларга зур уңайсызлык тудыра.

Өлгер хуҗалар көннәрнең шактый салкынча торуына да карамастан, Сабантуйга кадәр үк печәннәрен чабып куйган булса, кояш көткәннәр бәйрәм көннәрендә өй янындагы бакчаларында чалгыларын (читтәге басуларны тракторлар чаба) эшкә җикте. Алдан чапканнар да тик тормый, печән җирләрен әйләндерә, ялларның соңгы көнендә инде рулонлатып алып кайтучылар да булды. Халык ашыга, чөнки интернетта кояшлы көннәр берничә генә күренә, өстәвенә мәгълүмат та үзгәреп  тора. Авыл халкы өчен печәннәрнең кибеп, коры килеш керүе бик мөһим шул. Ә менә күмәк хуҗалыкларда мондый проблема юк.

Күптән түгел Балтач районында үткән республикакүләм «Сенаж көне»ндә – терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинарда районнарга 20 июньгә беренче кат терлек азыгы культураларының уңышын җыйнап алу бурычы куелды. Үләннәрне чәчәк атар алдыннан чабып алганда, печән составында файдалы матдәләр күбрәк була, соңга калып җыйганда алар 40–50 процентка кадәр кими, ди белгечләр. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы системасында эшләүчеләрне күләме дә кирәк дип, печәннең калынайганын көтәбез дип, сыйфат мәсьәләсен икенче планга калдырырга ярамый, дип кат-кат кисәттеләр. Республиканың көньягында урнашкан районнар Сабантуйларга кадәр үк инде печән әзерләргә керешсә, төньяк районнарга да 13 июньнән калмый бу эшкә алынырга тәкъдим иттеләр.

– Бездә дә берничә хуҗалык бәйрәмнәргә кадәр үк эш башлады, калганнар сишәмбедән терлек азыгы әзерләргә кереште, – ди Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш белгече Ирек Галимов. – Соңгы елларда бездә терлек азыгы культураларының мәйданнары шактый артты, азык әзерләүгә зур игътибар бирелә. Бу төр техникалар паркы яңартылды.  Күбрәк «Макдон», «Полесье», «Ягуар» комбайннары, ун еллап инде җидешәр-тугызар метрлы заманча чапкычлар кулланыла. Инде мондый чапкычлар булмаган хуҗалыклар юк та. Һәркайсында – икешәр-өчәр комбайн. Шулай ук заманча әйләндергечләр, тараткыч, җыйгычлар… – барысы да җитәрлек. Шөкер, кадрлар белән дә проблема юк.

Гадәттә район хуҗалыклары беренче кат уңышның күпчелеген (һава торышына карап) коры печән, ягъни рулонлау-төргәкләү ысулы белән әзерли. Шул ук вакытта траншеяга сенажга, төргәкле сенажга да алалар. Соңгысын бер ияләшкән хуҗалыклар ел да күп итеп әзерли. «Бик күп яктан үзен аклый. Сыйфатлы да, сакларга уңайлы да булуы өстенә, яңгырлы һава торышында да, чаптырылган үләннәрне ике-өч көннән җыйнап алып була», – диләр. Беренче кат печәннән, елдагыча, хуҗалыкта эшләүчеләргә дә «процент печәне» өләшергә ниятлиләр.

Илдә булса, кырда үссә, күмәк хуҗалык малына да, шәхси малларга да өлеш мулдан чыга. Ә кырлар күпне вәгъдә итә. Җәй башында әле мондый уңыш турында хыялланып та булмый иде. Исән-имин җыйнап алырга язсын.

Гөлсинә Хәбибуллина

 

 


Фикер өстәү