Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә.
– Роза куакларын кырмыска басты. Күкәйләреннән юрган сырып куйганнармыни! Болардан ничек котылыйм икән?
Энҗе Хафизова
– «Муравин», «Гром», «Кинмикс», «Алатар», «Великий воин» кебек препаратларны инструкциясендә күрсәтелгәнчә сибегез. Чәчәк – ризык түгел, «химия» кулланудан курыкмагыз. Кырмыскадан соң гадәттә үлән бете пәйда булырга мөмкин. Караштырып торыгыз: монысы барлыкка килсә, тагын берәр препарат белән эшкәртегез. Төпләренә көл сипсәгез дә була. Яфракларына тисә дә ярый. Өстән генә сипмәгез.