Уфада ТМТВ телеканалы премияләрен тапшырдылар

ТМТВ телеканалы премияләрен тапшыру тантанасы тәүге мәртәбә Уфада узды. Әлеге бүләккә 32 җырчы лаек булды.

Уфаны гөрләткән кичә анда катнашкан артистларның кызыл келәмнән узып, тамашачыны сәламләве белән башланып китте.

 

«Башкортстанда без беренче тапкыр, шуңа күрә шатлык белән дулкынлану хисләрен дә яшереп булмый», – диде ТМТВ телеканалы директоры Лилия Кадыйрова. Җырчыларның да дулкынлануы сизелде.

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповның хәлләрен белештек.

 

– Без, артистлар, премия алыр өчен түгел, тамашачы күңелен яулар өчен тырышабыз. Нинди генә җыр яздырсак та, клип төшерсәк тә, иң беренче чиратта һәр кешенең күңеленә үтеп керә торган булсын, дигән максат куябыз. Әгәр дә шушындый мәртәбәле премиягә лаек булганбыз икән, димәк, бу – безнең хезмәтнең зур нәтиҗәсе. Мин тамашачыларыма бик рәхмәтле. Безне Башкортстанда бик җылы каршы алдылар, концерт буе алкышларын кызганмадылар. Гөрләттек кенә Уфаны, – диде ул.

Алмаз Мирзаянов исә күрше республика тамашачыларын бик хөрмәт итүләрен әйтте.

– Ике республика тамашачысын 2 сәгать вакыт аера. Кайсы якта булуларына карамастан, тамашачыларыбызны бик яратабыз, хөрмәт итәбез, аларның да безгә карата яхшы мөнәсәбәтләрен һәрдаим тоеп торабыз. Башкортстан тамашачысы ташып торган энергия, көчле алкышлар белән каршы алды. Ә артист  халкы өчен моннан да кадерле нәрсә була алмый, – ди ул.

Башкортстан тамашачысы бик зарыгып көткән бу көнне. «Җәй концертлар сезоны булып саналмаса да, билетлар ике атна эчендә сатылып беткән иде», – диде Лилия Кадыйрова, һәм бу – миңа калса, иң яхшы дәлил.

ТМТV премиясенә ия булган җырчылар:

Илнат Фәрхуллин

Филүс Каһиров

Иркә

Әнвәр Нургалиев

Зинира һәм Ризат Рамазановлар

Сәйдә Мөхәммәтҗанова

Алсу һәм Азат Фазлыевлар

Аида

Ильвина

Гүзәлем

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар

Фирүзә

Ләйсән Гыймаева һәм Таңсылу

Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов

Гүзәл Гарәфиева

Зәринә Асылкаева

Азалия Вәлиева

Диана

Ринас Шиһапов

Лилия Гыйматдинова

«Караш» төркеме

Артур Минһаҗев

Гөлназ Асаева

Арслана

Ринат Гыйльфанов

Ябай Малай

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар

Элвин Грей

Рифат Зарипов

Айдар Галимов

Рамил Шәрәпов – Шәрәпҗан

Радик Динәхмәтов

 

 

 

Гөлгенә Әүһәдиева

Фото: Раушан Сибагатуллин

 


Фикер өстәү