Бер ир урамда атыш оештырган: зыян күрүчеләр бар

16 июнь көнне Оренбург өлкәсенең Бузулук шәһәрендә бер ир Шевченко урамыннан үтүчеләргә утлы коралдан аткан. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шунда ук полиция дә килгән. Ике кешенең яраланган булуы ачыкланган. Җинаятьче качып өлгергән. Әмма ерак китеп котыла алмаган, җинаятьчене тиз генә табып тоткарлаганнар.

Яралылар хастаханәгә китерелгән, табиблар аларның гомерен саклау өчен көрәшә.

Атыш оештыручының ни сәбәпле әлеге адымга баруы билгеле түгел.

 


Фикер өстәү