Тәүге «Киләчәк Уеннары» ярышы Казанда үткәрелә

2024 елда Казан моңарчы күрелмәгән халыкара спорт ярышын кабул итәчәк. Бу хакта Санкт-Петербургта узган икътисади форумда игълан иттеләр. «Киләчәк Уеннары – 2024»не оештыру буенча килешүне Россиянең спорт министры Олег Матыцин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. 

«Киләчәк Уеннары» – гадәти һәм цифрлы спорт ярышларын берләштергән зур чара. Берсендә беләк көче кирәк булса, икенчесендә заманча технологияләр өстенлек итә. Катнашучылар теге яки бу ил һәм җирлек данын яклап түгел, ә аерым клубларга берләшеп чыгыш ясый. «Киләчәк Уеннары»н оештыру нияте турында былтыр Казанда узган «Россия – спорт державасы» форумында игълан иткәннәр иде. Быелгы вакыйгалар аркасында спорт дөньясында килеп чыккан таркалу исә бу эшкә ныклап алынырга мәҗбүр итә. Тәүге ярышны оештыру хокукына 16 төбәк дәгъва кылган иде. Ахырда бу исемлектә Мәскәү, Санкт-Петербург, Калуга, Казан һәм «Сириус» федераль җирлеге калды. Җиңүче итеп Татарстан башкаласын игълан иттеләр. Гаҗәп түгел. Казанда мөмкинлекләр дә, тәҗрибә дә, теләк тә җитәрлек. Бу – Россия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко фикере.

Мөмкинлекләр, тәҗрибә һәм теләк турында «Киләчәк Уеннары – 2024»не оештыру буенча килешүне имзалаганда Президент Рөстәм Миңнеханов та әйтте. «Республикада куәтле IТ-инфраструктура булдырылган. «Иннополис» махсус икътисади зонасында 323 инновацион компания эшли. Татарстанда Цифрлаштыру елының мөһим проекты – яңа IТ-квартал булдыру. Безнең инновацион юнәлешләр буенча бәйгеләр үткәрү тәҗрибәсе бар», – диде ул һәм тәүге тапкыр узасы Уеннарны яхшы итеп оештыру өчен барысының да эшләнәчәген җиткерде.

Дмитрий Чернышенко фикеренчә, әлеге Уеннарга игътибар, Олимпиада белән чагыштырганда, 7 мәртәбә күбрәк булыр дип фаразлана. «Татарстанның чараларны ничек оештыра белүен барыбыз да беләбез. Нинди зур җаваплылык булачагын аңлыйбыз, өстәвенә вакыт аз, нибары ел ярым гына калды. Уңышлар, хәерле юл телим!» – диде ул.

Ярышлар 9 көн дәвам итәчәк һәм 15 төрдән гыйбарәт булачак. Араларында киберспорт, роботлар бәйгесе, кибатлетика, дроннар ярышы һәм башкалар бар. Уеннар 8 объектта узачак.

 

 

 


Фикер өстәү