Чәнти бармагы тулысынча өзелгән баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр

Казанның Республика балалар клиник хастаханәсенә чәнти бармагы тулысынча өзелгән бала китерелгән. Әлеге җәрәхәтне малай бәхетсезлек очрагы аркасында алган.

Китергәндә баланың чәнти бармагы тирегә генә эләгеп торган. Хастаханәнең травматология бүлегендә остеосинтез ясаганнар – сөякләрен энәләр белән тоташтырганнар, яраны тире астынннан теккәннәр. Моннан тыш, яшь пациентның учында да тирән яралары булган.

Хәзерге вакытта бала хастаханәдә табиблар күзәтүе астында. Аңа тагын микрохирургия дәвалану узарга да туры киләчәк.


Фикер өстәү