Балтырганнан котылу өчен 1,7 миллион сум акча тотылачак

Эшне дүрт этапта алып бару планлаштырыла.

Быел Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарын Сосновский балтырганыннан чистарту өчен 1,7 миллион сум акча тотылачак. Эшләр шәһәр бюджеты хисабына башкарыла.

Балтырганга каршы көрәшне дүрт этапта: контракт төзүдән алып, 14 октябрьгә кадәр алып бару күздә тотыла. Подрядчыга территорияне узган елгы үсемлекләрдән чистартып, аларны юкка чыгарырга, балтырган “уңышын” кимендә алты тапкыр чабарга, тамырын казып алырга, җирне гербицидлар белән эшкәртергә кирәк булачак.

Җирләрне Сосновский балтырганыннан арындыру эшләре Ферма шоссесе буйлап, Казансу елгасы буйлап – Подлужная урамында, Рәис Гәрәев, Некрасов, Тихомирнов урамнарында һ.б. алып барылачак.
Әлеге хәтәр үсемлек Казанда барлыгы 288 922 квадрат метр мәйдандагы җирне зарарлаган.
Беренче этап, инде әйткәнебезчә, контракт төзелгәннән алып, 14 июньгә кадәр, икенче этап – 15 июль-14 августка кадәр, өченчесе – 15 август-14 сентябрьгә кадәр, дүртенчесе15 сентябрь-14 октябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш.

Дәүләт сатып алулар сайтына урнаштырылган документлардан күренгәнчә, подрядчы 27 июньдә сайлап алыначак.


Фикер өстәү