Йосыфлар коесыз үсми

«Кыйссаи Йосыф» – бер дистә елдан 800 еллыгы бәйрәм ителәчәк борынгы шаһ әсәребез. Туган урыны һәм килеп чыгышы төгәл билгеле булмаган Кол Гали Коръән һәм Тәүрат өчен уртак булган мәңгелек сюжетка мөрәҗәгать итә. Моның өчен билгеле бер дәрәҗәдә кыюлык та кирәк булгандыр.

Кариев театрында яңа «Йосыф»ны карагач, милли классика булудан бигрәк, беренче чиратта дөньякүләм классика булган һәм изге текстларга нигезләнгән сюжетка алыныр өчен рухи яктан гаҗәеп әзерлекле булырга кирәклегенә тагын бер кат инандым. Бу уңайдан диннәр тарихын һәм теологияләрен өйрәнүче буларак кайбер күзәтүләрем белән уртаклашасым килде.

Кариев театры спектакльләренә хас булганча, музыка белән яктылык спектакльнең аерым геройлары булыр дәрәҗәдә әзерләнгән. Алар искиткеч югары кимәлдә башкарылган; хореография дә иң шәп тәэсирләр калдыра. Пластика сүз белән әйтеп бетерелмәгәнне яки ярамаганны җиткерә. Гомумән, барлык элементларны берләштергәч, гаҗәеп тамаша килеп чыга, бу картина күңелдә кала һәм урыны-урыны белән чыннан да соңгы елларда Голливуд чыгарган иң мавыктыргыч тасмалар белән дә ярыша ала.

Йосыф сәүче тарихы – кешелекнең иң зур дошманы Иблискә каршы бара торган мәңгелек көрәшнең бер эпизоды ул. Спектакльдә туганнарның гөнаһта берләшү эпизодлары – зур ачыш, шайтан-нәфеснең даими пышылдауларын кара тасмалар аша күрсәтү дә бик отышлы чыккан. Гомумән, шайтанилыкның күзгә аермачык күренә торган образ аша бирелүе аның даими мәкерле эшен яхшы аңлата. Режиссер, Кол Гали традициясен дәвам итеп, яһүд милләте тарихына төрки-татар элементларын да кертә – сабый Йосыф белән Ибнеәмин Сабан туе уеннарында күңел ача. Мөнәҗәтләр спектакльне баета, ә йөзе һәм халәте белән Йосыфның тасвирламасына туры килгән актер – режиссерның янә бер ачышы.

Шулай да, бихисап «әмма»ларсыз да мөмкин түгел. «Йосыф» – амбициоз проект, ә инде чыганагы поэма гына түгел, Коръән дә дип бирелсә, җаваплылык меңләтә арта.

Спектакльдә Мисыр темасы никтер карикатур рәвештә күрсәтелә, әйтерсең лә, режиссер тамашачыны кызгана. Мисырдагы рәсем техникасы кешеләрне профильләре белән сурәтләсә дә, мисырлылар яннары белән йөрмәгәннәр дип аңлатасы килә никтер. Мисыр фиргавене исә шундый мескен ки, мондый фиргавен белән ачлык, ялангачлык, сугыш киләсен көт тә тор (монысы, бәлки, режиссерның тарихи вакыйгаларга, Мисырның гиксослар тарафыннан яулап алынуына кинаяседер). Шуны искәртик: Йосыф галәйһиссәлам – Коръән яки кыйссалар «персонажы» гына түгел, ә тарихилыгына дәлилләр бик күп булган, моннан 3500–3800 еллар элек яшәгән шәхес. Ул яшәгән мохитне карикатура формасында сурәтләү шикле тоела.

Спектакльнең башы тетрәндергеч булса да, аның финалы, кызганыч ки, зәгыйфь, чөнки явызлык, ахыр чиктә, бик гади рәвештә гафу ителә: әйе, Йосыф чак кына бәргәләнә, әмма Зөләйхага шәһвәте белән көрәшү өчен аңа күбрәк вакыт кирәк иде, ә монда, аны коточкыч сынауларга дучар кылган агаларына, ул бик йомшак мөгамәләдә. Бу шулай булырга тиештер дә, чөнки ахыр чиктә ул  – пәйгамбәр, ул – йомшак күңелле. Әмма Йосыф тарафыннан гафу ителер алдыннан, моңарчы гөнаһта, хөсеттә берләшкән туганнарның да күңелләре йомшарырга, бәргәләнергә, аларны ни дә булса газапларга тиештер бит? Аларның минутлык кына вөҗдан газап чигүләре берни түгел.

Йосыф боларны «сез мине ачулы дисездер инде, тик мин сезне гафу итәм» дигән сыман җиңел генә кичерә дә куя. Ни өчен шулай соң? Чөнки спектакльдәге Йосыф, тарихи-легендар Йосыфтан аермалы буларак, Ягъкуб каршында тәгәрәп үскән бала булудан беркайчан да туктамый, ул һаман уйнау-көлүен дәвам итә. Режиссер пәйгамбәрлек тарихын бәян итәргә алынган, әмма без Кол Гали Йосыф Сиддыйк дип атаган тугрылыклы пәйгамбәрне, Бәни Исраил кавемен бизәгән хикмәтле шәхесне күрмибез. Алдыбызда – Иосиф Прекрасный, ул шаян, ул наян, газап кичерсә дә, көрәшсә дә, ул барыбер бала булып кала (ул хәтта кайвакыт Камыр батыр булып кала).

Вәләкин пәйгамбәрләр – бала түгел; пәйгамбәрләр шаярганда да җитди, чөнки алар кеше белмәгәнне белә, алар Җәбраил аша Бердәнбер белән аралаша. Аның гаурәтен ачу никадәр урынлы иде икән? Йосыф ни өчен түрә булуына сөенә дә, бу зәгыйфьлеге өчен җәза алмый (хата – җәза – тәүбә диалектикасы мондый сюжетларның нигезендә тора бит)? Спектакль Йосыфының шәхес һәм пәйгамбәр буларак үсешен коесызлык чикли: Библия, Коръән һәм Йосыф китабыннан аермалы буларак, тамашада Йосыф бу сынаудан котыла. Әмма нәкъ шушы сынау – аның беренче тәүбәсе; шул коеда сабый Йосыфтан хикмәт иясе ясала. Кое вакыйгасын – гаҗәеп экзистенциаль мизгелне, әверелешне, инициацияне бик дулкынландыргыч итеп күрсәтеп булыр иде. Нәкъ шушы булмаган эпизодта тамашага җитмәгән иң мөһим элементны – Илаһилыкны күрсәтеп булыр иде. Гомумән, спектакльне әзерләгәндә фәнни һәм теологик консультант белән эшләү җитеп бетмәгән дип әйтәсе килә.

«Әмма» вә »тик»ләрне игътибарга алмаганда, «Йосыф»  – бик матур спектакль, тамашачыларның күбесе аннан бик хикмәтле уйлар белән баеп кайтачак. Вәгазьләнү өчен дә бу – бик сыйфатлы материал. Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына һәм «Кыйссаи Йосыф» әсәренең 2023 елда билгеләп үтеләчәк 790 еллыгына Кариев театры зур бүләк ясады.

Айдар Шәйхин


Фикер өстәү