Эльмира Шәрифуллина: «Иҗатыңның канатлы сүзләргә әверелүе күңелле»

Татар шигърияте ни хәлдә? Ни өчен кайбер жанрлар сүрелә, кайсылары калкып чыга? Яшьләр иҗатын  нинди сыйфат үзгә итә? Болар һәм башка мәсьәләләр хакында шагыйрә Эльмира Шәрифуллина белән сөйләштек. Бу көннәрдә юбилеен билгеләп үткән шәхеснең гыйбрәтле язмышы да читтә калмады.

– Шагыйрь булу  ул – …

– Ходай бүләге. Аннан качып, аңа күз йомып булмый. Дөрес, шагыйрь булу тормышта комачау да итә. Шуңа күрә кайчандыр ир хатыны булып, балаларымны тәрбияләп кенә яшәргә теләгән идем. Фаил белән шулай ниятләгән идек тә. Балаларны үзебез җитештергән ризыклар белән тәрбияләп: кәҗә алып, тавык-чебеш үрчетеп, өй янында бакча тотып тормыш итәргә хыялланган идек. Мин бит – авыл баласы, эштән курка торган кеше түгел. Җирне яратам. Быел язны өзелеп көттем, ул соңарып кына, ялындырып кына килде. Дачага килсәм, саф һавада акрын гына йөреп, тәнем дә, җаным да сихәтләнер төсле иде.

– Ир хатыны булып яшәргә риза идем, дисез. Сәләт шулай йомылып калыр идеме икән?

– Булган сәләт йомылмый инде ул. Барыбер язылыр иде. Әмма гаиләм беренче урында булыр иде. Шөкер, командировкаларда еш йөрсәм дә, иҗатка бирелеп, вакыты белән көннәр буе эш өстәле яныннан кузгала алмый утырсам да, балаларым һәм оныкларым тәрбияле булды.

– Иҗатыгызда беренче урында тарихи шәхесләр тора. Тукайга багышланган поэма шагыйрьнең шигъри юлларына җавап рәвешендә язылган. «Каюм коесы» поэмасын укып, галим Каюм Насыйри дөньясы белән танышабыз. Фазыл Туйкин биографиясен, иҗатын ачыклау… Саный китсәң, сез эшләгән эшләр байтак. Әмма «Без – Тукайлы халык», – дип язган шагыйрәне таныдылармы соң?

– Җавабын үзең дә беләсең бит инде. Әмма дәүләт бүләкләренә лаек дип тапмасалар да, халык таныды, шунысы сөендерә. Иҗатыңның канатлы сүзләргә әйләнүе дә күңелле. Кая гына барсам да, мәктәп булсынмы ул, клубмы, башка урынмы – күбесендә «Без – Тукайлы халык» шигаренә тап буласың. Бик күп җирләрдә аның кем сүзе икәнен дә белмиләр. Бик аз җирләрдә генә аска исем-фамилиямне теркәп куялар. Хәер, «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дигән юлларның Шәүкәт Галиев шигыреннән алынганын да белүчеләр бик аз.  Озын сүзнең кыскасы, поэмам юлларының халык күңеленә кереп калуына мин бик риза. Әмма шундый иҗатны да күрмәмешкә салышулары йөрәккә авыр.

– «Поэма белән танылып булмый, аны халык укымый» дигән фикер дә бар бит әле.

–  Ул фикерне үземә дә әйткәннәре бар. Әйтик, Рәдиф Гаташның иң сөймәгән жанры – поэма. «Казан утлары»нда эшләгән дәвердә ул поэманы бастыру ягында түгеллеген ачыктан-ачык әйтә иде. Үзе дә поэма язмады. Безнең буында күләмле шигъри әсәр иҗат итүчеләр әле бар иде, бездән соң исә бөтенләй бик аз. Ни өчен җелекне суыра, эзләнергә мәҗбүр итә торган жанрны сайладыммы? Чөнки элек-электән сюжетлы әсәрләр яратам. Ул бит бер укудан күңелдә кала. Шул ук смотр-конкурсларны гына алыйк. Мәктәп баласы да, өлкәннәр дә чыгыш ясар өчен сюжетлы әсәрне сайлый. «Рәнҗү» циклын, мәсәлән, бик күпләр төрледән-төрле конкурсларда ятлап сөйлиләр. Чөнки темасы халыкның йөрәгенә тия торган. Әти-әниле килеш балаларның ятим үсүе – безнең җәмгыятьнең чире, мөгаен, шуңа күңелгә якын кабул итәләрдер аны. Башка шагыйрьләрне алып карасак та, шушы ук күренешкә тап булабыз. Мисалга Зөлфәтнең «Мәхәббәт»ен, Мөдәррис Әгъләмнең «Бердәнбер»ен атасак та, җитәдер. «Мин сине яратам, яратам да, каратам», – дип җырлар да язып була, әлбәттә. Ләкин…

Ә поэманың кадерсезгә әйләнүенә мин шаклар катам. Безнең язма әдәбиятыбызның үзәге, Кол Галиләр заманыннан калган, безне милләт итеп таныткан жанр ул. Элек аңа караш икенче иде. Илдар Юзеев поэмаларын, мәсәлән, радиодан да укыдылар, йотлыгып тыңлый идек. Ул чакта поэмага кизәнмәделәр. Әдәбиятта һава торышын тудыра торган иптәшләр әлеге жанрда иҗат итми, мөгаен, шуңа тискәре караш барлыкка килгәндер.

– Хәзер шигърияттә публицистика популяр.

– Публицистика – элек-электән көчле жанр ул.  Дөрес, бүгенге көн проблемаларын бәреп әйтә торган шигырьләр Айдар Хәлимнән соң сүрелеп калган иде. Хәзер янә шытып килә. Бәлкем әле Айдар биеклегенә җитүчеләр дә табылыр.

– Яшьләр шигъриятенә нинди бәя бирәсез?

–   Көчле шагыйрьләр бар. Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар шигъриятен әйтүем. Ләкин ул – үзгә шигърият. Чөнки бу буын күп укый, дөнья әдәбияты үрнәкләре белән таныш. Ә без күбесенчә татар әдәбиятын укыдык, рус классикасын өйрәндек. Хәзерге шигъриятнең эпиграфларын гына кара: чит ил шагыйрьләре, философлары сүзләре язылган. Борынгы татар әдәбияты үрнәкләре бик азларында гына күренгәли. Мин моны начар дип тә, яхшы дип тә бәяләмим. Үзгә булуын гына искәртәм.

– Сез берара үзегезнең иҗатны да онытып, ирегез Фаил абый Шәфигуллин мирасын барлау, халыкка җиткерү белән шөгыльләндегез. Әле дә шул юнәлештә эшлисез. Максатыгызга ирештегезме, Фаил абыйны бүген беләләрме?

– Максатыма ирештем дип әйтә алмыйм. Бу тырышлыкны башкача бәяләүчеләр, начар сүзләр ирештерүчеләр дә булды. Хәер, ул – безгә хас күренештер. Каюм Насыйри да бит: «Милләт өчен 35 ел буе тырыштым, шуның кадәр үк кыен ашадым», – дигән. Шуның шикелле минем хакта да, Фаилне флаг итеп күтәрде инде, дигән сүзләр әйттеләр. «Кешелек тавы» дигән китабын чыгаргач (анда бер өлешендә – әдәби әсәрләре, икенче өлешендә мәкаләләре урын алган иде), чүбен-чарын тутырып гонорар эшли, дигән сүз тараттылар. Юкса бер мәртәбә дә гонорар алганым булмады. Хәтта «Өй салуның ние бар?» дигән китабын чыгарганда, төзүчесе икәнемне дә күрсәтмәделәр. Китапның мөхәррире Харрас Әюп иде, ул моны гонорарга бәйле, дип аңлатты. Юкса, төзүчесе мин икәне язылган китаплар чыккач та, гонорар артыннан йөргәнем булмады. Гомумән, акча сорап йөргәнем юк. Бирсәләр бирәләр, юк икән – юк. Эндәшми калу гадәтем бар. Әнкәй безне, сүз артыннан йөрмәгез, дип тәрбияләде. Әмма Ризван Хәмиднең бу китап турында: «Дуслары төзеп тапшырган кулъязма китап булып чыкты», – дип бәяләмә язуы йөрәккә тиде. Нишләптер Ризван Хәмид миңа гомер буе каршы булды. Дөрес, Заһид Мәхмүди әлеге бәяләмәгә каршы бик зур мәкалә язды. Анда нәшриятка да каты гына эләккән иде. Үзе әйтүенчә, шул хәлләрдән соң аның китапларына 12 ел буе юл ябык булган. Ә Ризван Хәмидкә килсәк, Фаилнең 50 еллык юбилеен үткәрүгә аяк чалырга бик тырышса да, нияте барып чыкмады. Гәрчә Фаилнең якын дусты саналса да… Ә бит Фаил аның күпме пьесасын редакцияләде, булдыра алганның барысын да эшләде. Алар инде үткәндә калды. Хатыны Гайшәнең «үлгәндә Ризванның телендә синең исемең генә булды» дигән сүзләре – үзе бер гыйбрәт.

– Эльмира апа, язучының иҗатташлары арасында дусты буламы?

– … Мин башта үземне кагуларын, Фаилне һәлак итүчеләрне эзләтмәсен өчен шулай кыланалардыр, дип аңлый идем. Рәхәт тормыш кичермәдем бит. Элек дус булган кешеләрнең акрынлап ерагаюларын да шуңа бәйләп кабул иттем. Әмма алай гына булмаган шул… Бу сорауга җавапны, иҗат ялгызлыкны ярата, дип йомгаклап куйсак, хәерлерәк булыр.

– Фаил абыйның үлем сәбәпләре нишләп ачыкланмады икән?

– Мин бер ел буе эзләттем, табылмады. Сәламәтлегем бөтенләй какшагач, прокуратура юлында йөрүдән туктадым. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, диләр. Икенче бер җинаятьне ачыклаганда очы чыкмасмы, дип тә уйлаган идем. Инде кырык ел да үтеп китте, «кыңгыр эш» ачылмады. Өметем өзелде. «Көч бетте, сынды кылыч…»

Үзем исән чакта, хәлемнән килгәнчә аның әсәрләрен дөньяга чыгарырга тырышырмын. Аны бит бик яратып укыйлар. Урысча чыккан «Снег на голову» китабын гына алыйк, 50 мең тираж белән чыкты ул. Мондый тираж иң укыла торган китапка гына бирелә иде. Шушы китапны 10 ел чамасы элек Татарстан китап нәшриятына кабаттан бастырырга бирдем. Вафатыннан соң чыккан русча тәрҗемәләрен дә өстәп. Дөнья күрсә, иң укыла торган китап булыр иде. Күрәсең, китапның укылышлы булуы әллә ни әһәмияткә ия түгелдер. Бу кыенлыклар күңелне төшерә, билгеле. Китабың чыкса, канатланып иҗат итә башлыйсың бит ул. Ләкин аңа карап иҗат туктамады. Матбугатта шигырьләрем басылып килә, редакцияләргә, редакторларга игътибарлары өчен бик зур рәхмәт.

– Хатын-кызга әдәбиятта икенче төрлерәк караш бугай.

– Артыңнан этеп баручы булса, җиңелрәк. Минем андый кешем булмады, мин иҗат белән, үз көчем белән  яшәдем.

– Сезнең быел юбилей елы. Үткән гомердән канәгатьме сез?

– Үземнең гомердән канәгать. Ләкин әйткәнемчә, Ходай биргән гомеремне рәхәт итеп яши алмадым. Тынычлык җитмәде миңа. Гомерем тоташы белән стресс хәлендә үтте. Билгеле, балаларым юанычым булды, иҗатым… Үземнең хисапка, кызларым да ярдәм итеп, «Толларның да җаны бар» дигән китабымны чыгардым, аңа сөенеп йөрим. Ул фәкать Фаилгә багышланган әсәрләрдән генә  тора. Мин әле дә аның белән яшим. Ә архив шулкадәр зур, әмма тәртиптә түгел, шул борчый.

– Иң зур теләгегез нинди?

– Иң зур теләгем: татар гаиләләре үз туган телен чит итмәсен, какмасын иде. Заманнар авыр бит, телебезне күпсенүчеләр, кагучылар бездән башка да хәттин ашкан. Балалар нәселен, ата-анасын яратсын, милләте белән горурланып үссеннәр. Андыйлар туган телләрен белә дә, ярата да.

Татар гаиләләре бер бала белән чикләнмәсен, дип тә телим. Баланы тугансыз  итү – бәхетсез итү бит ул. Без биш бала үстек. Менә хәзер авырган вакытта туганнарым булмаса, я балам берәү генә булса, дару белән генә тернәкләнә алмас идем. Әткәй-әнкәемә туган җанлы итеп тәрбияләүләре өчен гел рәхмәт укыйм. Барыбызга да исәнлек-саулык телим.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү