• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Чапмасаң чагалар. Еланнардан ничек котылырга?

    Чапмасаң чагалар. Еланнардан ничек котылырга?

    Икмәк кадере. Аксубай районы кырларыннан репортаж

    Икмәк кадере. Аксубай районы кырларыннан репортаж

    Кадерсез литрлар. Сигез районда сөт бәяләре кинәт төшкән

    Кадерсез литрлар. Сигез районда сөт бәяләре кинәт төшкән

    Холыксыз җәй. Давыл, яшен, янгын, су корбаннары

    Холыксыз җәй. Давыл, яшен, янгын, су корбаннары

    Мөселман кешесе ничек ял итәргә тиеш?

    Мөселман кешесе ничек ял итәргә тиеш?

    Көзне бүгеннән кайгыртасы. Битлекне салсак та, тынычланырга иртәрәк

    Көзне бүгеннән кайгыртасы. Битлекне салсак та, тынычланырга иртәрәк

    «Баланың гомерен саклап калу өчен барысын да эшләргә тырыштым»

    «Баланың гомерен саклап калу өчен барысын да эшләргә тырыштым»

    «Баш очымда үз кояшым булсын»

    «Баш очымда үз кояшым булсын»

    Канализация коесында газ белән агуланып үлгән Ришат Галиев турында: «Хатынын, балаларын юатыр сүзләр табып булмый»

    Канализация коесында газ белән агуланып үлгән Ришат Галиев турында: «Хатынын, балаларын юатыр сүзләр табып булмый»

    «Халык дошманы» кызы булгач, каршы сүз әйтә алмаган»

    «Халык дошманы» кызы булгач, каршы сүз әйтә алмаган»

    Тамак кысып, алга китеп буламы?

    Тамак кысып, алга китеп буламы?

    Рүзәл Зыятдинов: «Яшьләрнең гармунга битараф булмаулары сөендерә»

    Рүзәл Зыятдинов: «Яшьләрнең гармунга битараф булмаулары сөендерә»

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Кишер яфрагы белән помидор маринадлау ЫСУЛЫ

    Кишер яфрагы белән помидор маринадлау ЫСУЛЫ

    Карбызлы салат ясау ЫСУЛЫ

    Карбызлы салат ясау ЫСУЛЫ

    Магнит давылларына ничек бирешмәскә?

    Магнит давылларына ничек бирешмәскә?

    Кыяр кан басымын җайга сала, бөердәге вак ташлардан котылырга ярдәм итә

    Кыяр кан басымын җайга сала, бөердәге вак ташлардан котылырга ярдәм итә

    Витаминлы «бомба» ясау ЫСУЛЫ

    Витаминлы «бомба» ясау ЫСУЛЫ

    Дин һәм милләт: юл уртак, сукмак берме?

    Дин һәм милләт: юл уртак, сукмак берме?

    Сакланганны саклар: коронавирус йоктыручылар һәм үлүчеләр саны арта

    Сакланганны саклар: коронавирус йоктыручылар һәм үлүчеләр саны арта

    «Мичкә кыяры» әзерләү ЫСУЛЫ

    «Мичкә кыяры» әзерләү ЫСУЛЫ

    «Кубань» салаты РЕЦЕПТЫ

    «Кубань» салаты РЕЦЕПТЫ

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары
    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Язмыш

«Бабайның дүрт хатыны булган: өйләнеп тә өлгерми, тол калып барган…»

- ieditor
18.06.2022
- Язмыш
0
«Бабайның дүрт хатыны булган: өйләнеп тә өлгерми, тол калып барган…»
0
Карулар
Share on Twitter

Минем әби бабайның дүртенче хатыны булган. Юк, хатыннар яратканга күрә түгел. Мулла да булмаган бабай. Сәбәбе гади: беренче өч хатыны яшьли үлгән. Өйләнеп тә өлгерми, тол калып барган. Бүген бу хакта шаккатып сөйлибез. Ә ул чорда мондый хәлгә исләре китми. Чөнки дөньясы кырыс. Фаҗига арты фаҗига, сугыш, ачлык, юклык…

Минем бабай (бу язмада сүз әнинең әтисе турында бара) 1896 елда ук туган. Чыгышы белән Саба районы Олы Шыңар авылыннан. Беренче тапкыр Гражданнар сугышыннан кайткач ук өйләнә. Ачлыкның котырган чагы. Авыллары белән кырылганнар. Гомәр бабай – ул вакытта 25 яшьлек ир – Мәскәүгә чыгып китә. Эшләп, гаиләсенә аз-маз ипиен, акчасын җибәреп торган. Ләкин яшь хатынын саклап кала алмаган. Ире әйләнеп кайтканчы, ул ачлык корбанына әйләнә.

Берәр елдан соң ул кабат гаилә кора. Чөнки тормыш дәвам итә, нишлисең? Бу юлы Гомәр хәләл җефетен ташлап, читкә китәргә ашкынмый. Бер авызы пешкәч, ничек тә булса, авылда калырга тырыша. Мал-туар асрап, көн күрергә теләге. Әмма бар нәрсә дә без теләгәнчә түгел шул. Бу юлы да бәхет аны урап уза. Икенче хатынының гомере шулай ук бик кыска булып чыга. Бала тапканда үлә, сабые да исән калмаган, билгеле. Ачлык халыкның җанын да, тәнен дә алҗыткан. Яшәү өчен көрәшергә көч кирәк бит ул. Ә ул дәрт-дәрман кайдан килсен? Мескен хатынның туасы җанга гомер бүләк итәрлек хәле булмый.

Гомәр кабат ялгыз ир исемен күтәреп, җан асрый башлый. Авылларга беренче техника кайта башлаган вакытлар. Тракторга охшаган машинаны күреп, телсез калалар ул чорда. «Эх, шушы тимер атны иярләсәң иде ул!» – дип Гомәр күңел эченнән генә хыялланып яши. Хәтта укырга китәргә теләге булган. Авылдан җибәрмиләр. Трактор авылга бер, мең кешене утыртып булмый. Ә эшче куллар гел кирәк, янәсе.

1930 нчы еллар уртасында Гомәр бабай – инде күпне күргән ир – кабат өйләнергә була. Күрше Мәтәскә авылы кызын димлиләр аңа. Бик чая, үткен, тырыш кыз булган. «Күз ачып йомганчы, әти-әнисе янына барып кайта торган иде», – дип искә ала туганнары. Шул чаялыгы харап та иткән инде. Кышкы бураннан да курыкмыйча, юлга чыгып киткән ул. Тик бу юлы кире әйләнеп кайтмаган. Берникадәр вакыттан мәктәп балалары чаңгыда шуганда юлдан ерак түгел өшегән гәүдәсен күреп алалар. Адашып үлгән, мәрхүмә.

Гомәр бабай шуннан соң өйләнү турында инде авызын да ачмый. Хәер, ачып ни файда? Илдә  фин сугышы башлана. Яше кырыкка җитеп килүче ирне, озак уйлап тормыйча, фронтка җибәрәләр. Бабай шул китүеннән авылга бары тик 10 елдан соң гына әйләнеп кайта. Чөнки фин сугышыннан соң фашистлар белән аяусыз көрәш, японнар белән бәрелеш китә… Кыскасы, гомеренең бик зур өлеше  корал күтәреп уза аның. Әле дә исән калган дип шаккатабыз.

Гомәр авылга бик картаеп, таушалып, бетерешеп кайта. Үзе еш әйтә торган булган: «Минем бу туган авылыма соңгы сулыш алырга кайтуым иде. Шушы туфракта җирләнәсем килде».

Әмма үлем турында сөйләнүе иртәрәк булган әле. Ходай башкача хәл иткән. 51 яшендә апалары кыстый-кыстый аны өйләндерә. «Картаймыш көнеңдә бер иптәш булыр», – дип үгетлиләр. Бәдриҗамал – ялгызы ир бала үстерүче тол хатын. Гомәрдән 10 яшькә кечерәк. Ә менә буе иреннән озынрак булган. Ләкин сугыштан соңгы елларда мондый вак-төяккә кем игътибар иткән? Иң мөһиме – бер-береңә терәк булу.

Шулай бергә картаербыз дип сүз куешкан ике җан берзаман әти-әни булу бәхетенә ирешә. Гомәр бабайның бу беренче баласы бит әле. Кем уйлаган инде шактый олы яшьтәге кешеләрнең бер-бер артлы 4 баласы туар дип? Дөрес, аларның икесе генә исән кала. Кызлар – Мөнирә һәм Разыя. Шуларның берсе – минем әни. Ул туганда, әтисенә инде 53 яшь булган. «Әти бик карт кеше иде», – дип искә ала ул. Билгеле инде, бүгенге 53 яшьлекләр белән ул чордагы кешеләрне чагыштырырлык түгел. Җиңү көне алдыннан мәктәпкә истәлекләр белән уртаклашырга йөри торган булган. «Әле дә күз алдымда тора: инде таушалып беткән кәчтүменә бер кочак орден-медальләрен тагып елмаеп чыгып китәр иде. Елый-елый кайтып керер иде. «Ни булды сиңа?» – дип сораганга кул селтәп, «аягым авырта» дип җавап бирер иде», – дип сөйли әни. Сугышта алган ярасы шулай кузгала торган булган. Аяктагы яра, үз чиратында, күңел ярасын ярсыткандыр, мөгаен. Ул шундый вакытларда гел үкенечле язмышына үпкәләп елый торган булган. «Яшьлегемне сугыш урлады, инде тыныч яшәрмен дип уйлаганда, кабат корал тотып, фронт кырларында йөрдем. Бер юньле-башлы һөнәрем юк. Мылтык атудан гайре башка эш белмәдем. Шуңа картлык көнемдә көтүчегә калдым. Юкса Мәскәү хәтле Мәскәүне күргән кеше бит мин! Эх, шунда гына яшәп калган булсам!» – дип сыкрана торган булган. Беркатлы булган инде бабай. Анда калган булса, бәлки, аны башка язмыш көтәр иде? Ул чорда бит исән калу – үзе бер зур бәхет. Күпме михнәт күреп тә, 70 яшькә җитә алуы, соң булса да, әти булуы – Ходай бүләге дип кабул итәргә кирәк. Ләкин без моны бүген аңлыйбыз. Ә ул чор кешеләре үзләрен, бер көнгә булса да, бәхетле хис итә алдылар микән? Юктыр, мөгаен. Чөнки дөнья аларны, камчысын жәлләмичә, бик каты кыйнаган. Үлгәнче, шушы яралары сыкрап, кан саркып торган.

Люция Нотфуллина

TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Битлек режимы кире кайта

12:15

Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Лаеш районында мәктәп һәм балалар бакчасы төзергә кушты

10:35

Татарстанның иң хәтәр 9 комлыгы билгеләнгән: берсендә эчәк инфекциясе таякчыклары табылган

16:59

Тулысынча чишендергәннәр: студент кыз дусты белән бергә 15 яшьлек кызны җәзалаган

15:12

Чаллыда студент мәетен тапканнар

14:32

Түбән Камада ир-ат белән хатын-кызның оятсызлыгы шәһәр халкының ачуын чыгарган

13:52

«Золгенсма» препараты белән дәваланганда ике баланың үлеме турында билгеле булды

13:05

Гидрометеоүзәк әбиләр чуагы булачакмы дигән сорауга җавап бирде

12:33

Россиядә дөньядагы иң кыйммәтле дару белән дәваланган бала вафат булган

11:54

Рөстәм Миңнеханов Россия Геройлары Раил Габдрахманов һәм Иван Додосов белән очрашкан

11:35

Татарстанның тагын өч авылында дуңгызларда Африка чумасы табылган

11:23

Җәй көне ял итү урыннарында аракы сатуны чикләү тәкъдимен хуплаганнар

11:00
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Алмаз Мирзаянов: «Ике көн алдан нәселебезгә кайгы килде. Бәйрәмне күчерсәк, абыебыз риза булмас, диделәр»

09.08.2022

Нияз Газизуллин: «Бездә сыерлар үзләре теләгәнчә яши. Шунлыктан сөтләре дә күп, ә савуын роботлар сава»

08.08.2022

3 гектар җирдә җиләк үстерүче Әхмәдиевләр: «8 сутыйдан башлаган идек»

28.07.2022

Янгын чыгып 4 кызы белән урамда калган Рәдиф Гыймадиев: «Нәрсә язган, шул булыр»

27.07.2022

Хәния Фәрхинең кызы Алсу: “Бу хакта 5 ел узгач кына сөйләргә булдым…”

27.07.2022

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 9 Авг 2022 - 11:07 Анонимконечно знают сами же и травят получается народ им не нужен по их мнению а потом когда все счезнут то…Коронавирусның яңа дулкыны кайчан булачагын әйткәннәр
  • 1 Авг 2022 - 04:49 ФИРДАУСТатары молодцы гожусь вами ,хотелось бы и в Башкирии гошер садакасын собирали ? Всем светлым силам МИРА ДОБРА И ЛЮБВИ…Татарстанда 28 сентябрьне Гошер көне итеп игълан иттелләр | Ничек катнашырга?
  • 1 Авг 2022 - 04:34 РазимаТелефоны белэн адресын жибэрегез элеӨшкерүче Резеда Исхакова: «Башта чит баланы, аннан үземнекем дәваладым»
  • 31 Июл 2022 - 10:12 АнонимАллаhы Тәгалә башка беркемгә дә андый чирләр күрсәтмәсен!Барыбыз да сау-сәламәт булыйк,Аллаh кушканнарын үтик,хәләл ризыклар гына ашыйк-эчик,хәрамнан үзебезне hәм якыннарыбызны саклыйк«Үлгән ирем белән каенанам алырга кайтканнар иде, ә мин өлгермәдем… »
  • 30 Июл 2022 - 21:15 АнонимАллахе тагэлэ ярдэменнэн ташламасын!!!!Дәниф Шәрәфетдинов: «Кешегә авырлык китерүне дә җенем сөйми, ләкин бу соңгы чик иде»

СОРАШТЫРУ

Бәрәңге утыртасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!