Татарстан Министрлар Кабинеты “Мин күкне сайлыйм!” бәйрәмен 6 августта үткәрүне раслады

Казанда 6 августта «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме узачак. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Авиация бәйрәмен «Казан» гаилә үзәге янында уздырачаклар. Бу көнне Үзәк янындагы территориядә Сибгат Хәким урамы буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Кремль яр буе һәм «Казан» гаилә үзәгенең яр буе линияләрендә су коенуны тыю турында аншлаглар урнаштырачаклар, ә Казансу култыгында – елга акваториясендә һәлакәт очрагына коткару посты булачак, диелә документта.

Бәйрәм авиацияне популярлаштыру, яшьләрне тармакка җәлеп итү максатыннан «Туполев» ГАҖ конструкторлык бюросына нигез салынуга 100 ел, «Туполев» ГАҖ филиалы — Горбунов исемендәге Казан авиация заводына нигез салынуга 95 ел тулуга һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 90 еллыгына багышлана.


Фикер өстәү