«Мәхәббәт, татулык булган җирдә бернинди киртәләр дә булмый»

Чирмешән районындагы  Туймәт авылында төрле милләт кешеләре яши. Дөрес, ул үзе – саф татар авылы. Мәктәптә дә татарча укыйлар. Әмма кирәк икән, русча да шәп сөйләшәләр. Шушы авылга  килен булып төшкән чуаш кызы  Иринага, шуңа күрәдер инде, бер дә кыен булмаган. «Ирем дә, күршеләр дә минем белән рус телендә сөйләшергә тырыша.  Балалар мәктәптә татарча укыйлар. Өйгә кайткач, рус теленә күчәләр», – ди ул.

Әмма сүзебез ул хакта гына түгел әле. Ирина Мортазина гаиләсе белән инде күп еллар  нәсел-нәсәбен барлый, быел «Без тарихта эзлебез» фестиваленең зона ярышларында җиңү дә яулаганнар.  Бәйрәмдә жюри әгъзалары игътибарын бу гаиләнең, нәкъ менә төрле милләт вәкилләре булып, барысын да тигез күреп, дус, тату яшәүләре  җәлеп иткән.

– Бер карасаң, тормыш нәкъ кинодагы кадрлар кебек бит ул, – ди Ирина. – Безнең гаиләдә дә барысы гади генә кебек. Ачыкланган кадәренчә, бишенче буын нәсел җебе Сембер губернасындагы чуаш авылында туып үскән әбиемнән башлана. Башка милләтләр белән катнашу әниемнең әбисенә килеп төртелә: ул рус егетенә  кияүгә чыга.

Әбисе сөйләгәннәр буыннан буынга күчкән. Шуннан ишетеп белә Ирина: Ванчиковлар гаиләсе Түбән Кармалкага беренче тапкыр 1790 нчы елларда күченеп килгәннәр. Әмма төпләнеп яши башлаулары 1812 елга туры килә.

– 1893 елгы бабам Константин шушы авылда туып үсә.  Надя исемле  үзе  кебек үк авыл кызына өйләнә. Язмыш кырыс була: алтынчы балалары тугач, әбием үлеп китә, алты бала бабам белән әбиемнең әнисе Арина кулында кала.  Ул гына да түгел, сугыш башлануга, бабам фронтка китә, аңа әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Шул ятим балаларның берсе – әтием Василий.  Тормыш акрын гына үз эзеннән бара. Мин инде күп балалы  рус гаиләсендә үстем. Әтием кырык елдан артык терлекчелек өлкәсендә эшләде, әнием Анастасия сыер савучы иде. Алар бик тырышып хезмәт куйдылар: Мактау кәгазьләре дә, бүләкләре дә бик күп, Хезмәт ветераны исеменә дә лаек булдылар. Алты бала үстерделәр, 12 оныклары, аларның тагын өч балалары бар, – дип, хәтер йомгакларын сүтә Ирина.

Ул үзе авылда 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң Самара өлкәсендәге Тольятти шәһәренә китеп бара. Сагынуына чик-чама булмый: техникум тәмамлап, электромонтер, кранчы һөнәрләрен үзләштергәннән соң авылга кайта да күп сайланып тормый, әнисе кебек сыер саварга керешә. «Шәһәрне яратмадым мин», – ди ул.  Белеме булгач, барыбер күреп алалар үзен: мәктәпкә хуҗалык эшләрен алып барырга  чакыралар. Язмыштыр инде, кыз күрше Туймәт  авылындагы Җәмил исемле татар  егетенә кияүгә чыга. Тел дә башка, дин дә башка бит инде. Авырлыклар булмый калмагандыр.

– Бик яхшы каршы алдылар. Авыл халкы белән бик тиз уртак тел таптым, – дип искә ала Ирина ул вакытларны. Аннары: «Баштарак каршылыклар булгалады кебек инде, әмма мин бик тиз яхшы киленгә әйләндем», – дип тә өстәп куя.  Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, ике оныклары да бар.  Ире электрик булып эшли, үзе – мәдәният өлкәсендә.

Иринадан катнаш гаиләдә тыныч, тигез яши алуның серләрен сораштырам.

– Ике якның да традицияләрен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә кирәк, – ди ул. – Фестиваль өчен әзерләнгән чыгышта да шуңа басым ясарга тырыштым. Мәхәббәт, татулык булган җирдә бернинди киртәләр дә булмый. Бер-береңне аңлап яшәргә генә кирәк.  Мин ислам дине кануннарын хөрмәт итәм, ирем проваславие  динен игътибарсыз калдырмый. Ифтар мәҗлесенә дә бик яратып әзерләндем.  Ирем белән улым барлык күршеләрне, дусларын чакырдылар.  Пасха бәйрәменә минем яктан кунаклар килде. Фестивальдәге чыгышны да  нәсел җебенең очында торган чуаш әбиебезне искә алудан башладык. Башта чуаш ансамбле, аннары руслар, татарлар чыгыш ясады.

Мортазиннар гаиләсе фестивальдә беренче тапкыр гына катнашкан әле. Әмма киләчәктә дәвам итәргә исәпләре.

– Бу эш белән балалар шөгыльләнер инде. Ерак әби-бабаларының төрле милләттән булулары аларны бигрәк тә кызыксындыра. Тарих үзе янәшәдә бит. Әллә кайларга барып эзләнәсе дә юк, – ди Ирина бу җәһәттән.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү