Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенә яңа җитәкче билгеләнде

Казанда эшлекле дүшәмбе яңа вазифага билгеләнүне тәкъдим итү белән башланды. Татарстан башкаласының Парклар һәм скверлар дирекциясен Айгөл Латыйпова җитәкләде. Яңа җитәкчене Казан мэры Илсур Метшин тәкъдим итте.

«Без аны барыбыз да яхшы беләбез. Соңгы биш елда ул Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры урынбасары вазифасында иде», — диде шәһәр башлыгы.

Яңа җитәкче җаваплылыгында 29 парк, ягъни 300 гектар мәйдан бар.

«Бу саннар көн саен иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү уңаеннан арта бара. Парк һәм скверларда, аларны карап тиешле тәртиптә тотудан тыш, җәйге-көзге чорда гына түгел, яңа ел бәйрәмнәрендә дә мәдәни программаны тәэмин итү буенча зур эш алып барыла», — диде мэр.

Яңа җитәкчегә ул парк территорияләрен үстерү буенча креатив идеяләр теләде.

 


Фикер өстәү