Казанда яңа газета чыга башлаган

Казанның парк-скверларында “Мерцай” газетасы пәйда булган. Бу хакта “БИЗНЕС ONLINE” парк-скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова сүзләренә таянып яза.

Оешма, шәһәр халкына бары тик дөрес мәгълүматлар гына барып ирешсен өчен, социаль челтәрләргә өстәп, берничә яңа аралашу ысулын гамәлгә керткән. “Парк-скверларның тәүге газетасын инде бүген үк шәһәрнең мәдәни урыннарында бушлай алырга мөмкин. Анда Яңа ел бәйрәмнәре афишасы һәм файдалы киңәшләр урнаштырылган”, – дип билгеләп үткән Латыйпова.

Тагын бер ааралашу чыганагы – Казанның парк-скверлар дирекциясе сайты. Анда шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә булачак вакыйгалар турында мәгълүматлар басылып чыгачак. Моннан тыш, чиратларны киметү өчен, “Черек күл” паркында тимераякларны прокатка бирү буенча онлайн-сервис эшләтеп җибәрү күздә тотыла.


Фикер өстәү