Фәрит Мөхәммәтшин Ясминә һәм Айсельнең теләкләрен чынга ашырачак

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясенә кушылды. Илкүләм чара кысасында, балаларның теләкләрен чынга ашыруда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, илленче утырышка чакырылучылар һәм депутатлар катнашты.

Акциядә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, сәламәтлеге чикләнгән сабыйлар, ятим балалар, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, шулай ук, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләр катнаша. Татарстаннан проект сайтына үз теләкләрен 1 меңнән артык кеше юллаган.

Фәрит Мөхәммәтшин Ясминә һәм Айсельнең хыялларын чынга ашырачак. Казанда яшәүче 3,5 яшьлек Ясминә алсу төстәге велосипед сорап хат язган. Кызчык җырларга, биергә ярата, балет белән шөгыльләнә. Сирәк очрый торган авыру белән чирләсә дә, яшьтәшләреннән калышырга теләми ул. Ясминәнең велосипедта йөрергә өйрәнәсе килә. Айсель дә, сәламәтлеге чикләнгән булуга карамастан, тик утыра торганнардан түгел. Баксаң, ул конструктор җыярга ярата икән. Фәрит Мөхәммәтшин аңа зур җыелма конструктор бүләк итәргә вәгъдә бирде.

Оештыручылар әйтүенчә, хәйрия акциясендә ел саен бөтен ил халкы: сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, Россия Геройлары, артистлар һәм гади халык катнаша. Быел акция 15 ноябрьдә башланды һәм киләсе елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. “Теләкләр чыршысы” чарасы 2018 елдан бирле уза. Шул вакыттан бирле 106 меңнән артык теләк чынга ашкан.


Фикер өстәү