Ялларда озак йоклауның инсульттан коткаруын ачыклаганнар

Бу хакта Кытайның Нанкин шәһәре медицина университеты галимнәре сөйләп үткән.

Эш атнасыннан соң ялларда туйганчы йоклау йөрәк өянәге һәм башка шундый йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметергә мөмкин. Кытайның Нанкин шәһәре медицина университеты галимнәре шул хакта сөйләп үткән, дип яза “KazanFirst” «Daily Mail” мәгълүматларына таянып.
Галимнәр 3,4 мең кешенең сәламәтлегенә йокының ничегрәк тәэсир итүен өйрәнгән. Тикшеренүләр нәтиҗәләренә караганда, эш көннәрендә әйбәт йоклап, шимбә һәм якшәмбедә тагы да күбрәк йоклаучыларда йөрәк өянәге куркынычы 63 процентка кими. Шул ук вакытта ялларда өстәмә йокыга игътибар итмәүчеләрдә йөрәк-кан тамырлары чирләре тизрәк баш калкыта.

Табиблар йөрәк авыруларын булдырмас өчен тәүлегенә уртача җиде-сигез сәгать йокларга киңәш итә. Белгечләр әйтүенчә, эш көннәрендә азрак йокларга туры килсә, ялларда “норманы” тутырырга мөмкин.


Фикер өстәү