Татарстанда сыйныфта үзләре генә укучы балалар ничек белем ала?

Россиядә «11 Без» онлайн платформасы эшли башлаячак. Ул сыйныфта үзләре генә укыган укучыларны БДИга әзерләүне күздә тота. Гомумән, бер баланы укытуның нинди уңай һәм кыен яклары бар? «ВТ» хәбәрчесе кечкенә мәктәпләрдәге вазгыятьне белеште.

«11 Без»

Аз комплектлы мәктәпләрдә укучыларга аралашу гына түгел, укытучылар да, уку әсбаплары да җитми. Ә «11 Без» хәйрия проекты укучыларны сынауларга әзерләнергә бушлай ярдәм итәчәк. Тик илдә күпме баланың үзе генә укыганы билгеле түгел.

Проект авторы Роксана Боровик белдергәнчә, укучылар теләсә кайсы фәннән бушлай шөгыльләнә алачак. Һәр укучыга аерым программа төзеләчәк. Моның өчен сайтта кайсы вузга укырга керергә теләвеңне һәм күпме балл кирәклеген генә күрсәтергә кирәк.

Аксубай. Татар Түбән Майнасы

Әнә Аксубай районының Түбән Татар Майнасы мәктәбендә Айназ Хәйруллин сыйныфташларсыз тугыз ел укый икән инде. Башта күңелсез булган, хәзер ияләшкән.

– Укытучының бар игътибары – синдә. Аны гел тыңлап кына торасың. Сыйныфта тыныч. Берәү дә бәхәсләшми. Монысы – уңай ягы. Тискәре ягы – үзеңә генә кызык түгел. Их, минем дә сыйныфташларым булса иде, дип хыялланган чаклар аз булмады. Баштарак башка укучылар янында сөйләргә ояла идем. 7–8 нче сыйныфларда бу гадәтем бетте. Үземне йомыкый, үз эчемә бикләнгән дип санамыйм. Бәйрәмнәр, сыйныф сәгатьләрен 10 нчы сыйныфлар белән үткәрәбез. Сыйныф җитәкчем – иң зур ярдәмчем, – ди 15 яшьлек Айназ.

Сыйныф җитәкчесе Руфия Гафиатуллина әйтүенчә, Айназ – бик тыныч укучы. Кечкенә чакта көрәшкән, шахмат уйнаган. Әнисе Рузилә – укытучы. Аның белән шәмаил, шәҗәрәләр ясый.

– Авыл мәктәбе булгач, элек кушып укыту гадәте бар иде. Айназга да андый чор эләкте. Шуңа күрә башлангычта аралашырга дуслары булды әле. Ә инде 5 нче сыйныфтан бирле үзенә генә укый, – ди Руфия Гафиатуллина. – Болай укуның уңай һәм тискәре яклары да бар. Укытучы синең белән репетитор кебек шөгыльләнә. Бар сорауга җавап таба аласың. Икенче яктан, аралашу булмагач, күңелсезрәк. Әмма мәктәп, гаилә бердәм булганда, укучы моны җиңелрәк кичерә.

Айназ 9 нчы сыйныфтан соң техникумга укырга барырга җыена. Теләге – эретеп ябыштыручы булу. Тимер эшләрен ярата икән. Аннан  нефть юнәлеше буенча белем алу исәбе. Егетнең күптөрле һөнәргә ия буласы килә.

– Имтиханга укытучылар белән әзерләнәм. Репетиторга йөрмим, әмма онлайн платформада шөгыльләнәм. Үзләре генә укыган балаларга БДИга әзерләнү өчен яңа платформалар оештырсалар, бик яхшы, – ди егет.

Нурлат. Илюткино

Нурлат районының Илюткино чуаш авылында быел сыйныфына түгел, мәктәбендә үк бер бала калган. Ул да булса – 1 нче сыйныф укучысы Артем Антонов. 2010 елда тугызъеллык мәктәп ябылган булган. Тагын бер елдан аны башлангыч итеп ачканнар. Узган ел өч сыйныфка барлыгы 7 укучы белем алган әле. Быел 4 нче сыйныфны дүрт бала тәмамлаган. Ә калганнар укуын күршедәге Якушкино мәктәбендә дәвам итә.

– Авылда 98 йорт бар. Озын урамлы авыл бу. Балаларга авыл мәктәбенә баруга караганда, тукталышка чыгу якынрак. Шуңа күрә әти-әниләр балаларын күрше мәктәпкә автобус белән йөреп укытуны кулайрак күрә. Артем исә үзебездә укырга булды. Дәрес бетүгә өенә кайтып китә. Җәяү йөрүнең бернинди кыенлыгын да күрми, – ди мәктәптә 33 ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләүче Клара Федорова.

Аның әйтүенчә, Артем бер дә зарланмый. Әйбәт укый. Мәктәпкә укырга, язарга өйрәнеп кергән. Тик чуаш телен белми, аны укытучы өйрәтә. Кайбер вакытта гына: «Иптәш булмагач, күңелсез миңа», – дип ямансулап куя икән. Клара Федорова белән ничек тә булса кызык табарга тырышалар. Тәнәфестә бергә шашка уйныйлар. Мәктәп бакча белән бер түбә астында урнашкан. Анда ике сабый йөри. Кайчак, Артемга күңелсез булмасын өчен, хәл белергә керәләр.

Мамадыш. Дүсмәт

Мамадыш районының Дүсмәт мәктәбендә 34 бала белем ала. Иң күп дигән сыйныфта 8 укучы санала. Ә менә 5 нче сыйныфта Әнәс Һадиуллин үзе генә укый. Үзе – Иске Комазан авылыннан. Сыйныф җитәкчесе – инглиз теле укытучысы Айсинә Шәрифуллина. Мамадыштан көн саен 20 чакрым ара үтеп килә икән.

– Беренче генә уку елым әле. КФУның Алабуга институтын тәмамлап, быел укытырга кайттым. Шәһәр мине кызыктырмады. Яшь укытучы буларак, авыл мәктәбендә тәҗрибә туплау күпкә отышлы дип уйлыйм. Сыйныфта балалар күп түгел. Мәктәп матур, төзекләндерелгән. Балалар әйбәт, – ди 23 яшьлек укытучы.

Әнәсне ул бик кызыксынучан, бар нәрсәне дә беләсе килә дип мактады. Спортны ярата икән.

– «Тормыш дәресләре», «Мөһим сөйләшү» кебек дәресләр дә керә. Әнәс видео карап, төрле сораулар бирә. Минусы – иптәшләре булмагач, ярышып уку мөмкинлеге юк. Игътибар күп, барысына да тиз төшенә. Күбрәк баланы укыту кызыграк миңа. Ни өчен дигәндә, төрле төркемнәргә бүленеп, командалап эшләргә мөмкин. Биремнәрнең уен формасындагысы да бар бит. Ул вакытта Әнәс: «Минем иптәш юк бит», – дип әйткәли. «Борчылма, парлап уйныйбыз», – дим. Укучыларда инглиз телен өйрәтү теләге бар. Начар билге куймыйм. Репетиторлык белән шөгыльләнмим. Моның өчен вакыт юк, – ди Айсинә.

Мөслим. Баек

Мөслим районының Баек тугызъеллык мәктәбендә 24 бала укый. Башкаларның партадашлары бар, тик 8 нче сыйныфта укучы Гаязныкы гына юк.

– Гаязга физкультура дәресләрендә генә кыен. Ярышка әзерләнгәндә, үзе генә волейбол уйный алмый бит. Аның да мәнфәгатен кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә кайбер вакытта башка сыйныфларга кушыла. Башка дәресләрдә җайлы. Һәр фәннән бер укытучы укыткач, репетитор кебек бит. Гаяз уртача укый, – ди сыйныф җитәкчесе Айгөл Мадьярова.

Гаязның әтисе – эшмәкәр Ирек Хамадишин кошчылык тармагы буенча республикада билгеле шәхес. Бу мәсьәләдә аның да фикерен сораштык.

– Авылда элек 300 хуҗалык булса, хәзер 250ләп йорт калгандыр. Яшьләр аз, авыл картлар кулына калып бара. Колхоз таралды, эш урыны булмагач, яшьләр читкә китә. Шуңа күрә мәктәптә укучылар саны да кимеде. Шөкер, балалар туа әле, бакчага йөриләр, – дип авылдагы вазгыятьне аңлатты ул.

Улы да әтисе кебек фермер булырга хыяллана икән. Гаязның сыйныфта үзе генә укуында бернинди начарлык та күрми ул.

– Элек утыз бала укыганда, аена бер мәртәбә генә сорыйлар иде. Хәзер улыма көн саен җавап бирергә кирәк. Бүген алган «4ле» элеккеге «5ле»гә тора инде ул. Башта сыйныфта өчәү иде алар. Берсе күченеп китте, берсен башка мәктәпкә бирделәр дип беләм. Улымның үзе генә укуын, киресенчә, шәп дип уйлыйм. Спортзалга йөргәндә дә тренер белән үзең генә шөгыльләнү күпкә нәтиҗәлерәк бит, – ди Ирек Хамадишин.


Фикер өстәү