Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының илленче утырышы уза

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының илленче утырышы башланды. Аны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнаша.

Утырыш башында Фәрит Мөхәммәтшин кичә ил башкаласында “Бердәм Россия” партиясе сьездында депутатларның Россия Президенты Владимир Путинның киләсе елда узачак Президент сайлауларында үз кандидатурасын үзе тәкъдим итүен хуплавын хәбәр итте.

Илленче утырышның көн тәртибендә – 19 сорау, шул исәптән, Дәүләт Советының 2023 елдагы эшенә йомгак ясалачак.


Фикер өстәү