Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарына яңа башлык билгеләнде

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарында – яңа башлык. Моңа кадәр Парклар һәм скверлар дирекциясенә җитәкчелек иткән Марат Закиров элекке башлык Андрей Лобовны алыштырган. Казан мэры Илсур Метшин яңа җитәкче белән таныштырып, аның эшен югары бәяләгән.

“2018 елның августыннан Парклар һәм скверлар дирекциясенә җитәкчелек итте. Нәкъ менә шушы чорда без парк-скверларга күмелдек. Пандемия аларның бик кирәкле булуын күрсәтте. Яңаны булдыру юлындагы бик зур эш бу”, – дигән мэр.


Фикер өстәү