Күп балалы гаиләләргә районнардагы файдаланылмый торган торакларны бирергә тәкъдим иткәннәр

Татарстан Күп балалы гаиләләр ассоциациясендә ишле гаиләләргә авыл районнарында файдаланылмый торган торак (юридик яктан “чиста” булган) бирергә тәкъдим иткәннәр. Оешма рәисе Казанда Гомумроссия халык фронты үткәргән чарада шулай дип белдергән.

Республикада күп балалы гаиләләрнең нибары 65 проценты җир алып, шуның да 3 проценты гына торак төзи башлаган. Бу күп кенә сәбәпләргә: юллар һәм инфраструктура, социаль объектлар, эшкә урнашу мөмкинлеге булмауга, шәһәрдән ерак булуга, акча кытлыгына бәйле.

Россиядә ишле гаиләләргә бушлай җир бирүне күздә тоткан законның тормышка ашырылып килүен искә төшерик. Әмма зур шәһәрләрдә законны үтәүгә бәйле кыенлыклар бихисап. Җир аз, булганы –  шәһәрдән ерак һәм кирәкле инфраструктурасы юк. Татарстан башкаласында 14 меңнән артыграк күп балалы гаилә исәпләнелә. Бу сан һәр ай саен 100-140ка арта. Алар арасында җир кишәрлеген алмаучылар әле бик күп. Яртысы диярлек – 7 меңнән артыграк гаилә дәүләт ярдәменнән файдалануга чиратта тора.


Фикер өстәү