Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә җитәкчелек алышынды

Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Роберт Гарипов үз вазифасыннан китә. Ул хезмәт эшчәнлеген республика дәрәҗәсендә иҗтимагый проектлар кураторы буларак дәвам итәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.

«Без Роберт Зөфәр улын хезмәт вазифасында күтәрелүгә озатабыз. Бүген ул Татарстан Президенты администрациясенә иҗтимагый проектлар кураторы вазифасына китә. Бу мөһим юнәлеш, аны глобаль эш көтә«, — диде Метшин.

Ул Роберт Гариповка яңа вазифада барлык планнарының тормышка ашуын һәм яңа күләмле бурычларны уңышлы үтәлүен теләде.

«Муниципалитетны кадрлар әзерләү урыны буларак характерлаучы традиция дәвам итә», — дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.

 


Фикер өстәү