Татарстанда мәктәп укучылары арасында иң яхшы волейбол командалары ачыкланды

Иң яхшы яшь волейболчылар Кайбыч һәм Теләче районында яши. Казанда Татарстанның мәктәп волейбол лигасының җиңүчеләре ачыкланды. Иң көчле командаларны Дәүләт Советы Рәисе, республиканың волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде.

Узган сезон ярышында 730 мәктәптән 21 меңнән артык укучы чыгыш ясаган. «Безнең лигада 4 мең команда бар. Алар 7 ай эчендә 7300 очрашуда уйнады. Мондый күрсәткечләр башка спорт төрләрендә хәтта өлкәннәр арасында узучы турнирларда да сирәк очрый, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Мәктәп лигасы волейбол гаиләсенә әверелде. Балалар, аларның әти-әниләре, укытучылар, тренерлар, хөкемдарлар, профессиональ клублар, дәүләт органнары барысы бергә укучылар спорт белән шөгыльләнсен, шул рәвешле сәламәт тормыш рәвешен алып барсын өчен тырыша. Былтыр 2024 елга кадәр мәктәп спортын үстерү буенча федераль программа кабул ителде. Анда мәктәпләрдә спорт клублары һәм лигалар оештыру турында сүз бар. Без исә мәктәп волейбол лигасы оештырып, бу эшкә 4 ел элек үк алындык».

Финал турнирында мәктәп, район һәм зона ярышларында уңышка ирешкән 6 егетләр һәм 6 кызлар командасы чыгыш ясады. Иң көчлеләрне «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә ачыкладылар. Егетләр арасында Кайбыч районының Федоровское мәктәбе командасы җиңү яулады. Кызлар турнирын исә Теләче районының Шәдке мәктәбе командасы отты. Сентябрь аенда алар Россиянең мәктәп волейбол лигасында чыгыш ясаячак.


Фикер өстәү