Бөек Ватан сугышы ветераны балалар йортына бүләк ясаган

Түбән Камада гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рокыя Сәхабетдинова шәһәрнең балалар йортына ике телевизор бүләк иткән.

Әлеге хәбәр ВК челтәрендә басылып чыккач, китте аны шәрехләүләр. Араларында мәгънәсезлеге, тоссызлыгы белән шаккатырлыклары да бар: “үз балалары, оныклары юктыр инде”, “… администрация үзләштерер”, “акчасын кайда куярга белмидер инде әби”, “пенсиясе зурдыр”…
Әлеге гоманлауларга каршы Люция Садретдинова болай яза: “Администрациянең монда бер катышы да юк. Һәркемнең яшерен хыялы була торгандыр. Рокыя апа балалар йортында тәрбияләнгән. Балалар йортына телевизор бүләк итү аның күптәнге хыялы иде. Һәм менә ул чынга ашты. Мин аның күршесе һәм бүләкне сатып алырга ярдәм иттем. Балалар йортына да бергә бардык. Биредәге чисталык-пөхтәлек, балалар өчен тудырылган шартларны күреп, Рокыя апа бик сөенде. Хезмәткәрләр дә ягымлы. Ә Рокыя апага юмартлыгы, олы йөрәкле булуы өчен чиксез рәхмәт. Сәламәтлектә яшәргә язсын”.
Туксан бер яшьлек Рокыя апа – Ленинград блокадасыннан исән чыккан бала. Юлда әти-әнисен, абыйсын мәңгелеккә югалта. Шулай да язмышын каһәрләми, булганына шөкер итеп, хәтта балачагын тартып алган ачы язмышына да рәхмәтле булып гомер итә ул.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА


Фикер өстәү