Россия Хөкүмәте ташламалы ипотека буенча ставканы 7гә кадәр киметте

Россиядә ташламалы ипотека буенча процент ставкасы еллык 9%тан 7% ка кадәр киметелгән, займ алу вакыты һәм шартлары үзгәрмәгән. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте.

«Президентның тагын бер карары буенча Хөкүмәт карары имзаланды. Бу ташламалы ипотека буенча ставкаларны 9%тан 7%ка кадәр киметү. Шул ук вакытта кредитларны субсидияләү күләме элекке күләмендә калачак», – диде ул вице-премьерлар белән киңәшмәдә.
Михаил Мишустин искәртеп узганча, хәзер займның максималь суммасы Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре өчен — 12 млн сум, ә Россиянең башка төбәкләре өчен 6 млн сумны тәшкил итә.


Фикер өстәү