Татарстан Президенты «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы башлыгы итеп сайланды

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» гавәми акционерлык җәмгыятенең директорлар советы утырышы узды. Анда катнашучылар холдингның совет башлыгын һәм генераль директорын сайлады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг»Директорлар советы рәисе итеп кабат сайланды. Генераль директор булып Рафинат Яруллин калды.

Аларның кандидатуралары өчен 100 процент тавыш бирделәр.

 


Фикер өстәү