Якутиядә кичә югалган Ан-30 самолеты Оленек торак пунктыннан 70 чакрым ераклыкта табылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Ике пилот һәм пассажир – барысы да исән, алар хастаханәгә китерелгән.
Очкыч алдагы көнне җирле вакыт белән иртәнге сәгать алтылар тирәсендә Якутскиның Ус-Хатын мәйданчыгыннан Кобяйский районына очкан. Өч сәгатьтән соң файдалы казылма чыганагындагы “Вертикальный” мәйданчыгына төшеп утырырга тиеш булган. Әмма самолет күренмәгән.