Татарстанда яңгырлы, әмма җылы булачак

Иртәгә, 23 июньдә, Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Урыны белән төнлә һәм көндез  яңгырлар явуы һәм яшен яшьнәве ихтимал.

Казанда явым-төшемнәр кичен көтелә, ә көндезге сәгатьләрдә яңгыр яву ихтималы аз. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Яшенле яңгыр вакытында җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәр, дип кисәтә синоптиклар.

Республикада төнлә +11..+16 градус, көндез +19..+24 градус, ә республиканың көнчыгышында 28 градуска кадәр җылы булачак. Казанда +22..+24 җылы булыр дип көтелә.


Фикер өстәү