Татарстанның Юстиция министрлыгы: Державин премиясе җиңүчесенә 200 мең сум бирелә

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы юриспруденция өлкәсендә Державин исемендәге республика премиясенә дәгъва кылучыларның эшләрен кабул итүне төгәлләде. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сөйләде.

Быел премиягә җиде эш дәгъва итә, аларның барысы да юриспруденция өлкәсе темаларына язылган. Эшләр бик күп булмауга карамастан, аларның темаларының төрлелеге бик киң – балигъ булмаганнарның җинаятьчелек мәсьәләләреннән алып җинаять законында ясалма интеллектка һәм дөнья океанын хокукый яктан саклауга кадәр.

Рөстәм Заһидуллин сүзләренчә, ел саен бирелә торган Державин исемендәге премия җиңүчеләре 200 мең сум күләмендә акча ала.

 


Фикер өстәү