Җәйге сәяхәтләр өчен иң арзанлы туристик юнәлешләр ачыкланды

Мәскәү, Казан һәм Санкт-Петербург бу җәйдә туристик сәфәрләр өчен иң арзан бәяле юнәлеш булып табылган. Татарстан башкаласы, Мәскәүдән генә калышып, икенче урынны алды, дип хәбәр итә РИА Новости.

Турларны броньлау буенча сервис аналитиклары исәпләп чыгарганча, Казанга бару өчен уртача чек 38 мең сум тәшкил итә. Мәскәү 28 мең сумлык бәя белән мактана ала.

Петербург иң кулай туристик юнәлешләр өчлеген йомгаклый. Төньяк башкалага бару турының уртача бәясе — 41 мең сум.

Аннан соң Калининград өлкәсе (44 мең сум) һәм Минераль сулар (53 мең сум) килә.

 


Фикер өстәү