Рөстәм Нигъмәтуллин: Татарстанда наркоманияне кисәтү һәм аңа каршы көрәшүгә җитди игътибар бирелә

26 июнь – Наркотикларга каршы халыкара көрәш көне. Татарстан Премьер-министры беренче урынбасары – республикада наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе Рөстәм Нигъмәтуллин бу уңайдан газета аша мөрәҗәгать белән чыкты.

«Әлеге көнне билгеләүнең төп максаты – барлык дәүләтләр һәм дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын наркомания проблемасына җәлеп итү, – диелә, аерым алганда, мөрәҗәгатьтә. – Бүген наркотикларны законсыз җитештерү һәм аларның законсыз әйләнеше барлык илләргә диярлек кагыла. Наркотикларга контрольлек итү турында халыкара килешүләрдә катнашучы дәүләтләрнең күмәк гамәлләре әлеге афәткә каршы көрәшне көчәйтүгә ярдәм итә.

Татарстанда наркоманияне кисәтү һәм аңа каршы көрәшүгә җитди игътибар бирелә. Максатка юнәлешле чаралар наркомания таралуга нәтиҗәле төстә аяк чалу системасын булдыру мөмкинлеге бирде. Ул наркотикларның законсыз әйләнешен булдырмауга юнәлдерелгән чараларны үз эченә ала.

Үсмерләр һәм яшьләр мохитендә наркоманияне кисәтү, наркотик куллануның аянычлы нәтиҗәләре турында аңлату эшен көчәйтү, ялны файдалы итеп уздыру өчен шартлар тудыру һәрдаим аерым игътибар үзәгенә алынып килә.

Наркотикларга каршы халыкара көрәш көне алдыннан шушы афәтне булдырмау өчен барлык тырышлыкны берләштерергә чакырабыз».


Фикер өстәү