Фәрит Мөхәммәтшин: «Сабан туе безнең халыкларны берләштерә»

Бүген Санкт-Петербург янындагы Энколово авылында Сабантуй милли бәйрәме узды. Бәйрәм мәйданы Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсеннән, Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән уннарча мең кунак җыйды. Татарстан җитәкчелеге исеменнән Сабан туенда катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

«Сабан туе бәйрәме Татарстанда һәм Башкортстанда гына сакланып калмыйча, илебезнең башка төбәкләрендә дә танылган, — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. — Бүген Мәйданда кунаклар күп булуына шатмын. Сабан туен күп милләт вәкилләре билгеләп үтә, ул инде бөтен халыкларны берләштерүче бәйрәмгә әверелде».

Сабан туен бәйрәм итү Россия халыкларының мәдәни мирас елында үткәрелүе киң әһәмияткә ия. «Нәкъ менә шундый бәйрәмнәр безнең телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне сакларга ярдәм итә, — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, — Татарстан илебездә Сабан туе бәйрәме мәйданнары кимемәсен өчен бөтен көчен куя».

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең сәламләү сүзләрен җиткерде.


Фикер өстәү