Елан агуы аеруча кемнәр өчен куркыныч?

Җәй кояш, җиләк, саф һава гына түгел, нәкъ менә җәен еланнар «җанлана» башлый. Елан чаккан очракта нишләргә? Белгечләр шул сорауга ачыклык кертте.

Елан агуы аеруча балалар өчен куркыныч: тән массасы азрак булган саен, агу тизрәк тарала, дәвалану процессы авыррак уза. Агуга реакция буларак авыз, борын эчендә лайла барлыкка килә, сулышны боза, артериаль кан басымы төшеп кеше аңын җуярга мөмкин.

Елан чаккач иң мөһиме-вакытында беренче ярдәм күрсәтү: зыян күрүчегә тынычлыкны тәэмин итү, тешләнгән урынны табу, аңа күбрәк су эчертергә, антигистаминлы препарат эчертсәгез тагы да яхшырак. Әлбәттә, зыян күрүче медицина оешмасына китерелергә тиеш.


Фикер өстәү