Мошенниклар банк картасыннан акча урлауның яңа ысулын уйлап тапкан

Кырыгалдарлар, янәсе, элемтә операторының ярдәм итү хезмәтеннән, дигән булып, банк клиентларына шалтырата һәм аларга җибәрелгән СМС-хәбәрләрнең үзләренә юллануына китерердәй гамәлләргә этәрә башлаган. Мошенникларга онлайн-банкка керү өчен кирәк бу. “РИА Новости”, ВТБ матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, шулай дип яза.

“ВТБ социаль инженерия нигезендә телефон аша алдауның яңа төрен ачыклады. Мошенниклар үзләрен, элемтә операторларының ярдәм итү хезмәте белгече, дип таныштырып, янәсе, абонентның шәхси кабинетын яки телефонын “ватып ачу” турында хәбәр итә”, – диелгән ВТБ хәбәрендә.

Мошенниклар телефонда, имештер, шәхси мәгълүматларны саклап калу өчен, саннар һәм символлардан торган махсус USSD-команда җыярга куша. Шул рәвешле абонент үзенең сим-картасы настройкасын үзгәртә. Бу исә СМС һәм шалтыратуларның мошенник номерына юллануына китерә, дип аңлатылган ВТБдан.
Шуннан соң абонентка янә шалтыратып, “ватып ачучыларга” юлны ябуларын хәбәр итәргә мөмкиннәр. Чынында исә аларның хәбәрләрдәге кодларны кулга төшереп, шәхси кабинетка керү һәм банк счетыннан акча урлау ихтималы гаять зур.

“Клиентларга үзләренең смартфоннарына “определитель” куярга яки таныш булмаган телефон номерларыннан шалтыратучыларга җавап бирмәскә киңәш итәбез. Иң мөһиме – уяулык күрсәтергә һәм шалтыратучының сүзләренә аз гына шик төшсә дә, сөйләшүне туктатырга кирәк”, – дип киңәш иткән ВТБ өлкән вице-президенты Никита Чугунов.


Фикер өстәү