Диплом алырга барганда юл-транспорт һәлакәтенә очраган дүрт егетнең 2се авыр хәлдә

Чаллы промзонасында – двигательләр заводы каршында — куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә Виктор Поташев исемендәге техник көллиятне тәмамлаучылар зыян күргән дип хәбәр иткән идек.

Яшьләрне Автошәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең травматология бүлегенә урнаштырганнар.

— Икесе авыр хәлдә, икесе урта дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең берсе госпитализациядән баш тартты. Пациентларга кирәкле ярдәм күрсәтелә, — дип хәбәр итә шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү