Владимир Путин рәсми рәвештә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кайчан уздыралачагын билгеләде

Владимир Путин 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләү турындагы указга кул куйды.

Документ текстын хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырып чыгардылар.
«Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм балаларны, яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләү максатыннан, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен 8 июльдә билгеләп үтәргә карар бирәм», — дип билгеләп үтелә дәүләт башлыгы Указында.


Фикер өстәү