Рөстәм Миңнеханов “Кызыл Хач” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Савчук белән очрашты

Республика җитәкчесе Павел Савчукны оешманың 155 еллыгы белән котлады. Президент әйтүенчә, хәзерге вакытта оешма уникаль кешеләрне берләштерә. Бу кешеләрнең тормыш фәлсәфәсе дә шәфкатьлелек һәм авыр минутларда башкаларга ярдәм итүгә корылган.

“Сез һәрвакыт бәла–казалар һәм гадәттән тыш хәлләр зонасында беренче буласыз, ярдәмгә килергә әзерсез”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда Татарстан һәм “Кызыл Хач”арасында хезмәттәшлек, уртак проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук гуманитар оешманың Татарстан бүлеген үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Хөкүмәт Йортында узган очрашуда республиканың Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, “Кызыл Хач”ның Татарстандагы төбәк бүлеге рәисе Зөлфия Сафина катнашты.


Фикер өстәү