Татарстан Президенты Мордовиядә Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашачак

Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасына эш визиты белән барачак. Анда ике төбәкнең эшлекле даирәләре очрашулары, шулай ук Бөтенроссия авыл Сабантуе ачылышы була. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова бу хакта журналистлар белән очрашуда сөйләде.

«Визит кысаларында Мордовия Республикасы башлыгы белән очрашу планлаштырылган. Ике төбәк арасында товар әйләнеше турында сөйләсәк, соңгы мәгълүматларга караганда, ул 4 миллиард сум тирәсе. Безнең кайбер зур сәнәгать предприятиеләре Мордовия белән хезмәттәшлек итә», – диде Галимова.

Татарстан Республикасы Президенты визиты ике республиканың хезмәттәшлек итә торган компанияләре исемлеген киңәйтүгә, товар әйләнеше күрсәткечен арттыруга булышачак, дип өстәде ул.

«Эшлекле көн тәртибеннән тыш, анда Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү дә каралган, бәйрәмдә Рөстәм Нургалиевич катнашырга планлаштыра», – дип сүзен тәмамлады Лилия Галимова.

 


Фикер өстәү