Өч көн элек югалган 25 яшьлек кызны эзлиләр

Уфада 25 яшьлек Виктория Ткачны эзлиләр, дип хәбәр иттеләр «Лиза Алерт» волонтерлары.
Кыз 27 июньдә өйдән чыгып киткән җиренән кире кайтмаган. Шуннан бирле ул хәбәргә чыкмый.

Викториянең буе 168 см, гәүдәсе ябык, күзләре кара төстә.
Өстендә караңгы-зәңгәр куртка, аякларында кара чалбар, кара кроссовкалар булган.
Кызның кайдалыгын белсәгез 8 800 700 54 52 телефоны буенча шалтыратуыгыз сорала.


Фикер өстәү