Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган

Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз. Ләкин хәлләр начараеп киткән очракта чикләүләр яңартылырга мөмкин.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәренә караганда, соңгы дүрт айда Россиядә чирнең бик нык чигенүе күзәтелә. Бер атна эчендә авыру йоктыручылар саны пандемия чорындагыга караганда 64 тапкырдан күбрәккә кимегән. Инфекция иярүчеләрнең асылда барысы да диярлек (93%ы) чирне җиңелчә кичерә. Чир нигездә суык тидерү кебек кенә уза. Роспотребнадзорның фәнни оешмалары белчләре әйтүенчә, гомумән, җәйге айларда “омикрон” штаммының көчәеп китү куркынычы – юк дәрәҗәсендә.

Чикләүләрнең 1 марттан алына башлавын искә төшерик. Чирләүчеләр саны кимүгә һәм “омикрон”ның җиңелрәк кичерелүенә бәйле булды бу.


Фикер өстәү