Татарстанда кафе һәм рестораннарның кереме 40 процентка кимегән

Коронавирус пандемиясе аркасында Татарстанда октябрь аенда кафе һәм рестораннарның кереме узган елның шул чоры белән чагыштырганда 30 процентка кимегән. Җәмәгать туклануы биналары өчен эш вакыты буенча (23.00 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр) чикләүләр кертелгәч исә югалтулар тагын 10-15 процентка арткан. ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Октябрь аенда без кафе һәм рестораннарның кереме 30 процентка кимүен күзәттек, чикләүләр кертелгәннән соң ул тагын 10 процентка азайды», — дип искәртте спикер.

Аның сүзләренчә, кешеләр коронавирус инфекциясе йоктыручылар арту сәбәпле җәмәгать туклануы биналарына килергә курка. Шәрәфетдинова белдергәнчә, күп кенә барлар эш вакыты буенча чикләүләр аркасында бөтенләй табышсыз калган, шунлыктан ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе ярдәм күрсәтү үтенече белән ТР бизнес-омбудсменына мөрәҗәгать әзерли.


Фикер өстәү