Татарстанда җәмәгать туклануы урыннары яңа ел төнендә ничәгә кадәр эшләячәген әйттеләр

Татарстанда җәмәгать туклануы урыннары яңа ел төнендә, 31 декабрьдән 1 гыйнварга чыкканда 3:00га кадәр эшләячәк. Бу хакта бүген ТР премьер — министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Калган көннәрдә кафе һәм рестораннар элеккечә үк, элек кертелгән чикләүләр нигезендә 24: 00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, рестораторлар ассоциациясе республика башлыгына яңа ел төнендә эшкә чикләүләрне йомшарту үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бүген Рөстәм Миңнеханов үтенечен канәгатьләндерде, җәмәгать туклануы йортлары Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәргә тиеш, дип ассызыклады.


Фикер өстәү