Зур сәүдә челтәрләре товар бәясе үзгәрүгә китерердәй яңа карарга килгән

Азык-төлектән тыш, башка товарлар белән дә сәүдә итүче популяр супермаркетлар челтәрләре товар бәясе үзгәрүгә китерердәй яңа карарга килгән. Алар, берләшеп, базарга реформа ясау зарурилыгын, моның товар бәясендә үзгәрешләргә китерергә тиешлеген белдергән. Бу хакта PRIMPRESS хәбәр итә.

Белгечләр әйтүенчә, Ваклап сату компанияләре ассоциациясе әгъзалары үзгәрешләр көтә. Аңа, аерым алганда, X5 (“Пятерочка” һәм “Перекресток”), “Магнит», “Ашан” һәм “Леруа Мерлен” кебек зур сәүдә челтәрләре керә.

Ретейлерлар тармак өчен яңа ярдәм чаралары сораган. Бизнес вәкилләре әйтүенчә, аларга сорап йөрү килешмәсә дә, базарның тотрыклылыгын саклау, сатып алучыларның хәлен җиңеләйтү өчен яңалыклар кирәк.
Аерым алганда, бизнес вәкилләре иң кирәкле кайбер товарларга НДСны киметүне, шулай ук кибетләрдә товар урлау очраклары өчен ташламалар бирүне, салым түләүне кичектерүне сорый.

Сәүдә челтәрләре мондый чаралар күрүнең беренче чиратта кирәкле товарлар бәясен берьюлы 10 процентка киметәчәген белдергән дә инде. Бу бүгенге катлаулы шартларда балалы гаиләләр һәм аз якланылган кешеләр, әйтик, пенсионерлар өчен бик зур ярдәмгә әйләнер иде.


Фикер өстәү